Азнакай районы Әсәй авылында яшәүче 100 яшьлек Мөхәссәнә РАХМАНОВА: “Кызлар кебек әле мин!”
Мөхәссәнә әби Рахманова соклангыч та, үрнәкле дә гомер юлы үткән.
«Ачлыгын да күрдек, ялангачлыгын да, әмма һич бирешмәдек. Кайсыдыр әйтә яланаяк йөргән идем, гомерем озын булды, ди. Булыр сиңа, бар! Аллаһы Тәгалә гомереңне бирмәсә, хет әллә нәрсә эшлә шунда! Ул биргән гомерне озынайтып та, кыскартып та булмый», – ди авылның иң өлкән кешесе.
100дә әнә шундый зирәк акыллы, җор телле ул. Аның синең белән аралашкан вакытта рәхәтләнеп кеткелдәп көлүе, ара-тирә кабыргаңа төртеп алуы гына ни тора!
Без аның күзлек кимичә генә ут күршесе, ахирәте Миңнегөл апаның туган көне уңаеннан үзенә атап язылган тәбрикләү сүзләрен укып, андагы һәр теләккә баладай сөенеп, “Амин” дип утырган чагына туры килдек.
Аның тормышы үз заманының башка авылдашларыныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Бөек Ватан сугышы башланган елны җиденчене тәмамлаган кызга укуын дәвам итү мөмкин булмый, мәктәп партасы артыннан ул колхоз эшенә чума.
«Ач атлар белән сабан сөрдек, үзебез дә ач, ашарга юк. 1943 елда авылдан яшь кызларны Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр. Анда иске баракларда яшәдек. Барак уртасында тимер мич тора. Басудан бәрәңге урлап алып кайтып шуны тимер мичтә пешереп ашыйбыз. Торф чыгаруның авырлыгын аңлатып бетерә торган түгел, өс-баш каткан, кияргә кием юк. Ничек исән калганбыздыр?!» – ди гасыр чордашы.
Туган авылына кайткач, алар Бөек Ватан сугышыннан кайтып, идарә атларын караучы булып эшли башлаган Мәгъданур абый белән Сабан туенда очрашалар да, үзе әйтмешли, шунда кавышып та куялар. Бер елны алар тройкалар белән шәһәр Сабан туена баралар. Барган вакытта алдагы тройкаларда
Мөхәссәнәгә урын калмаса да, кайтканда иптәш кызы аны җилтерәтеп диярлек баш тройкага утырта. Кучер – Мәгъданур. Шунда егетнең күзләре чая кызга төшә дә инде. Шул көннән өзми дә куймый да, ул Мөхәссәнәне кияүгә чыгарга үгетли. Берчак хәтта энесен яучы итеп тә җибәрә. Кызның: “Бирнәм дә әзер түгел бит”, – дигән ай-ваена да карап тормыйлар, әти-әниләре дә: “Безгә бернәрсә дә кирәк түгел, үзе булса җиткән”, – диләр.
«Аларның йортына “сигезенче бала булып” килдем, үз кызлары кебек күрделәр», – дип хәтер йомгагын сүтә Мөхәссәнә апа.
Берничә елдан, Мөхәссәнә апаның әнисе Мәфтүхә апа авырып китү сәбәпле, алар ире белән үзенең туган йортына күчеп киләләр. Шушы нигездә йорт бетереп керәләр. Тормышларына ямь, шатлык, бәрәкәт өстәп, дүрт балалары Зиннур, Шамил, Җәмил, Сания туа.
Тыл фидакаренең гомере колхозда хезмәттә үтә. Көн дими, төн дими фермада эшләү, печән, борчак чабу, чөгендер утау, бертуктаусыз норма куу…
Тормыш йомгагы алга тәгәри Мөхәссәнә апа бүген үзенең туган нигезендә улы Шамил һәм килене Раушания тәрбиясендә гомер итә. Өйдәгеләр аның әле дә күп итеп китап, газета укуын, бөтен җанын биреп “Ак Барс” хоккейчылары өчен җан атуын, “Привет, Андрей” телетапшыруын көтеп алуын, берүзенең каен себеркесе белән чабына-чабына рәхәтләнеп мунча керүен әйтә. Кулыннан Коръән, дога китаплары, дисбесе дә төшми Мөхәссәнә апаның.
«Гаиләбез бик ишле, 37 балам бар, барысына да рәхмәт, кадер-хөрмәттә, оҗмахта яшәтәләр. Яшәү яме – балаларда. Балаларым да, оныкларым да йөзгә кызыллык китермәде. Әтиләре бик тәртипле, яхшы күңелле кеше булды. Шушындый матур тормыш насыйп иткәне өчен Аллаһка мең шөкер», – ди ул.
Аңа 100 яшь тулса да, бер дә әби дип әйтергә тел әйләнми. Үзе дә ул: – Кызлар кебек әле мин! – дип әйтеп куйды. – Кеше зарлана башласа, ә мин кызлар кебек әле дим, оялыпмы шунда, тып-тын булалар, башка дәшмиләр. Берәр җирем сызласа, дога укып сыпырам да, момент терелеп китәм. “Башымнан аңымны алма, күземнән нурымны алма”, – дип сорап, дога кылам. Ходай Тәгаләдән сез дә шуны сорагыз.
Билгеле, аның тормышы уен-көлке белән генә үтмәгән, язмыш аңа сынауларны да өеп биргән. Әмма бүген ул әнә шулай күпләрне көнләштерерлек итеп яши.
Мөхәссәнә апаның туган көнен дә Әсәйдә бөтен авыл белән зурлап билгеләп үттеләр. Бию көенә тыпырдап биегән, онык-оныкчыкларына кушылып җырлаган, йөзеннән һичкайчан елмаю китмәгән әбекәйгә ул көнне дә сөбханалла дип сокланмаган кеше калмагандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев