Себерке хикмәтләре
Безнең татар халкы элек электән үзенең чиста-пөхтәлеге белән башкалардан аерылып торган.
Татар мунчаларының шифасы турында да ишетмәгән, белмәгән кеше сирәктер. Газета укучыбыз, шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинованың уңганлыгына күзләр иярми. Әле менә ул укучыларыбызгә себерке бәйләү, аның шифасы, файдалану кагыйдәләре турында язып җибәргән.
.jpeg)
Мунчада чабыныр өчен миннек (себерке) әзерләүнең исә аерым бер тарихы. Кайсыдыр төбәктә аны миннек, кайдадыр пиннек, ә бездә себерке дип атыйлар. Мунчада парлану өчен күпләр гадәттә каен себеркесенә өстенлек бирә. Ул сулыш юлларын, бронхларны чистарта. Каен себеркесенең уртасына бер имән, бер чәчәк аткан юкә ботагы, шушы тирәлектә үсүче үләннәрдән – ак әрем, кычыткан, бөтнек, шәмәхә мәтрүшкә куеп бәйлисең. Бу – борынгы төркиләрдән үк сакланып калган иң файдалы ысул. Иренмичә шулай бәйләсәң, тәнгә дә шифасы була, мунчага да хуш ис тарала. Кайчакта зур себерке ясап, тоткасын кыска гына итеп калдыралар. Андый себерке белән, беренчедән, рәхәтләнеп чабынып та булмый, икенчедән, табигатьне саклау дигән нәрсә дә бар бит әле. Каеннарны һәркем комсызланып каера, ботарлый башласа, ни була? Ул бер кул белән уйнатып йөрерлек, таман гына булырга тиеш. Каен себеркесен июньнең 20сеннән июль уртасына кәдәр әзерләү яхшы. Каен ботакларын коры көнне төшкә кадәр, чык кипкәч кисәргә кирәк.
Еш кына себеркене кайнар су белән пешекләгәндә, яфраклары коела. Моны булдырмас өчен аны мунча керер алдыннан бер-ике сәгатькә салкын суга батырып куярга кирәк. Шул вакытта аның яфраклары ныгып, яңарып китә.
Кыш көне мунчага керер алдыннан, себеркене карга күмеп торалар икән, аннары мунча ташы янында селкеп алалар. Шул очракта себерке яфраклары ачылып китә.
Чабына торган себерке сыгылмалы булсын, ә яфраклары таралып бетмәсен өчен, аны целлофан пакетка төреп куярга кирәк. Моның өчен аны башта җылымса суда 10-15 минут җебетеп алыгыз һәм пакетка төреп куегыз. Кичен мунча керергә җыенасыз икән, моны иртәнге якта ук эшләргә кирәк. Көн буе пакетта торган себерке белән кичен мунчага барыгыз. Керү белән себеркене җылы суда чайкап алыгыз һәм кап-кайнар суга тыгыгыз. Аннан суын селкеп төшерегез һәм мунча ташы янында кыздырып алыгыз.
Себеркене киптереп кенә түгел, туңдырып та була. Соңгы елларда миллекне яшел килеш туңдыргычка куя башладылар. Бу рәвешле саклаганда аның хуш исе көчлерәк була икән. Тик аның да үз кагыйдәләре бар.Туңдырасы себеркенең ботаклары җыеп алгач, бер тәүлектән дә артык көтеп ятарга тиеш түгел. Җыелган ботакларны берничә сәгатькә салкын суга тыгып торсаң, яхшырак.Аннан соң алып чүпрәк өстенә җәеп киптерергә кирәк. Кипкәч, себеркене бәйлиләр һәм чиста пакетка салалар. Ашамлык өчен тәгаенләнгән пленкага төрсәң дә була. Әзер себеркеләрне туңдыргычта башка әйберләрнең өстенә куеп саклыйлар, чөнки туң ботаклар аеруча тиз сынучан була.
Туң мунча себеркесен эретүнең дә үз тәртибе бар. Себеркене мунчага барырга 2-3 сәгать калгач кына эретәләр. Бер атна алдан алып куйсагыз, әрәм генә булыр. Эрү процессы җайлап барсын өчен тәүдә себеркеләрне бер сәгатькә туңдыргычтан суыткычка күчереп торалар, аннан соң гына алалар. Кышын суыткычка куймый, тышка чыгарып торсагыз да ярый. Берүк туңдыргычтан туры мунчага алып китмәгез, себеркегез җебеп төшәчәк.
Мунча себеркесен каеннан, имәннән, юкәдән, миләштән, карлыганнан, чиядән, ылыстан, гомумән, бик күп агачлардан ясарга була. Эфир майларына һәм витаминнарга бай каен себеркесе организмнан шлакларны чыгара, тире катламын тирәннән чистарта, бөерләре авырткан, астма чирле кешеләргә уңай йогынты ясый. Мондый миннек мускуллар, буыннар өчен файдалы, яраларны төзәтә. Себеркегә мелисса, бөтнек, сары һәм күк мәтрүшкә, әрем, хәтта кычыткан да кушып ясарга була. Каен себеркесе белән чабынгач, көч-куәт арта, кәеф күтәрелә. Аның суы да шифалы. Ул чәчләрне ныгыта, баштагы кавыкны бетерә. Имән себеркесен июнь ахырында әзерли башлап, сентябрь башларына кадәр җыярга була. Агачның яфраклары тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чикләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгәле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыйсагыз, андый себерке яхшырак була. Алып кайту белән бәйләргә ашыкмагыз. Ботаклар бер-ике сәгать чамасы күләгәле урында торырга тиеш. Имән тән тиресенә файдалы, кан басымы югары булган кешеләргә аны төшерергә булыша. Ул нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә. Аның төнәтмәсе кайбер тән авыруларыннан, аяк тирләүчәнлектән дәвалау чарасы буларак кулланыла. Юкә себеркесе, юкә миллеге ясарга уйлыйсыз икән, чәчәк ату белән бер атна эчендә җыеп өлгерергә кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак. Әмма мондый себерке белән рәхәтләнеп чабынып булмый, яфраклары йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр. Юкә себеркесе баш авыртуын баса, сидек юлларына көчле йогынты ясый, тирнең аерылып чыгуын тизләтә, тынычланырга, җәрәхәтләрне тиз төзәтергә, бронхларны киңәйтергә, температураны төшерергә ярдәм итә. Салкын тигән очракта менә дигән дәвалау чарасы. Юкә баш авыртуын баса, тынычландыра.
Бәйләү тәртибе дә үзенчәлекле таләпләрдән тораМунча себеркесе бәйләү өчен, гадәттә, 8-10 ботак алына. Әгәр ботаклар нечкә булса, бер юанрагын сайлап, аңа башкаларын кушыгыз.Төрле агач ботакларын кушып бәйләргә була. Каен ботакларын, мәсәлән, миләш, юкә, зирекнеке белән бәйләү яхшы. Юан ботакларны эчтә калдырыгыз, ә алар тирәсенә бөгелгән ягын эчкә каратып, нечкәрәкләрен тезегез. Андый себерке белән берничә тапкыр мунча керергә була. Ботакларның очы бер тигезлектә, ә себерке үзе тыгыз булырга тиеш. Аскы яктагы ботакларны чистартыгыз да, тукыма тасма яисә юан бау белән бәйләгез.
Кышкылыкка әзерләнгән себеркеләрне дөрес итеп саклый белү дә мөһим.Себеркеләрне үтәли җил йөри торган бүлмәдә, кояш нурлары төшмәслек итеп бауга элеп куеп саклагыз. Мунча себеркесе кибеп китсә, чабыныр алдыннан аңа 2-3 тапкыр яңа кайнап чыккан су сибегез, аннары 10-15 минут кайнар суда тотыгыз. Болгар чорында ук кешеләрне каен себеркесе, каен суы, бөресе, яфрагы белән дәвалаганнар. Гомумән, каенның кайрысыннан да күп әйберләр, савытлар ясаганнар. Алар сөт саклау өчен дә уңайлы булган. Игътибар итсәгез, урманнарда ауган каен өстенә китереп басасың, ә аның эче череп беткән була, ә тышы саклана. Элек, хатын-кызлар бәбине өйдә тапкан вакытта, бәби туачак өйне шушы каен тузын яндырып дезинфекцияләгәннәр. Бу ысулны хәзер дә кулланалар әле. Мәсәлән, хайваннар бозаулыйсы абзарның эчендә каен тузын яндырып чыксаң, анда бактерияләр калмый. Себерке ясаганнан калган яфрак чүпләрен без үзебез тавык кетәклегенә таратабыз. Алар рәхәтләнеп тибенә аны шунда.
Себерке димәктән, бер кызык хәл дә сөйләп үтмәкче булам сезгә. Без үзебез гаиләбез белән каен себеркесе ясарга да ,чабынырга да бик яратабыз. Быел да беренче себеркеләрне ясагач, телефонымдагы статуска урнаштырдым себеркеләрне. Шуннан , безгә дә ясап бирә алмассызмы дип, таныш-белешләр яза башлады. Танышлар аркылы, аларның танышлары да чыга телефоннан. Сарафан радиосы тиз эшли бит ул. Шулай бер ханым ясап бирүебезне үтенде дә, риза булдык моңа. Берничә көннән шалтырата бу миңа.
“Гафу итегез ,бу теге былтыргы себеркеме әле?” – ди. Мин көлеп җибәрүдән чак тыелып: “Юк, бу ул себерке түгел, Гөлчәчәк иде әле!” – дим. Рәхәтләнеп көлештек шуннан. Баксаң,алдагы елны берәүләрдән алган булган икән бу себерке. Аны “былтыргы себерке”, мине “яшь себерке”дип язып куйган икән! Менә шулай аздан гына себерке булмый калдым!
Әле ул гынамы, районда уздырыла торган матур бәйрәмдә дә себерке сатучы ролен “сыладылар”үземә!
Менә шулай җәй үзенең бай нигъмәтләре белән бик сөендерде безне быел. Инде салкын кышларда да шуларның шифасын тоеп, хәләл көч белән тапкан малларыбызның рәхәтен күреп яшәргә насыйп итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев