Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Төрлесеннән

Иске авызга – яңа аш!

Яңа ризыктан авыз иткәндә әнкәй: ”Иске авызга – яңа аш, инна-һау!” – дия торган иде. Хәзер үзебез дә нәкъ шулай дибез.

Әле менә яңа бәрәңгене казып карадык. Авыз бер тигәч, искесен ашыйсы да килми башлый ул. И, тәмле дә соң яшь бәрәңге! Янына бакчаңда үскән кыяр-помидордан салат ясап, үзең тоткан балыкны да кыздырып куйсаң!

 

Әле дә бәрәңге бар! Петр I аны Россиягә керткәнче ничек яшәделәр икән дип аптыраплар куясың һәм патшабызга мең рәхмәтләр укыйсың. Ә бит бәрәңгене үстермәс өчен крестьян халкы никадәрле көрәшкән! Бүген исә көнебез аннан башка үтми. Бигрәк тә без – татарларда: өчпочмак, кыстыбый, бәрәңге тәкәсе, бәлеш, үзбәкләрнең ит белән суганнан гына торган мантыена да салабыз хәтта.  Кыздырып та ашыйбыз, кабыклы килеш пешереп тә, көлгә күмеп тә.…

 

Менә соңгысы инде балачакның матур истәлеге генә булып кала бугай. Элек безнең авылда ихата эченә генә сыймыйча, бәрәңгене елганың аръягына да утырталар иде. Бәрәңге алу чорында, Мәллә елгасы ярында очлары болытларга диярлек терәлгән карт өянкеләрнең корыган ботакларын җыеп, учак тергезәсең, аның көленә бәрәңге күмәсең. Кулларны пешерә-пешерә, борынга кадәр корымга буяла-буяла, тәмләп ашыйсың! Аның тәмен берни белән чагыштырып булмый. Ул – балачак тәме. 

 

Хәзер инде  ишек алдындагы бакчада да халык бәрәңгене күп утырмый, чөнки мал-туар тотучылар аз. Мәшәкате дә артты шул җир алмасы үстерүнең. Колорадо коңгызы белән көрәш янында утыртуы, тәпкеләве, күмүе, алуы берни тормый. Һич җиңә торган түгел ул явызларны! Аларны агулыйм дип, үзебез агуланып үләбез бугай инде. Әллә агуларның тәэсире кимеде, әллә кортлар химикатларга ияләшеп бетте.

 

Әле менә быел җитмәсә туктаусыз яуган яңгырлар зур зыян салды, бәрәңге сабаклары фитофторадан көеп бетеп, уңышы череп бара. Августка кергәнче үк кемдер сабагын чабып куйган, кемдер казып ала башлаган. Хәерлегә булсын! Нинди генә хәлләр туса да, барыбыр табыныбызның бәрәңгесез калганы юк. Шуңа күрә һәр елны “инна-һау”лап, яңа бәрәңгедән авыз итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев