Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Зур хуҗалыгында 87 баш мал асраучы Резеда Хәмидуллина: “Мин көчле булырга тиеш”

Әсәйгә биш бала анасы, 90 башка якын малы булган крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Резеда Хәмидуллина белән танышырга барганда күз алдына “тимер леди” образы килеп баскан иде. Каршыга чыккан зифа буйлы, япь-яшь кенә мөлаем ханымны күреп, башта телсез калдык дисәң дә һич ялганлау булмас.

– Көнем иртәнге дүрттә башлана да, кара төнгә кадәр шулай хәрәкәттә мин, утырып торырга да, картаерга да вакыт калмый, – дип елмая ул үзе. – Иртән фермага савымга барып кайтам да, балаларны мәктәпкә озатам, ике кызны Азнакайга илтәм, аннан кайтып бозауларны ашатырга дип фермага ашыгам. Аннан балаларны “җыяр” чак җитә. Кичке савым... Өйдәге көндәлек эшләр... Бездә сәгать карарга да вакыт юк, әмма бу һич тә зарлану түгел, эше булып торсын, сәламәтлек ташламасын...

Тормышта барысы да без теләгән юл белән, шома гына бармый. Резеданы да язмыш үзенчә сыный: матур гына яшәп яткан җирдән ире фаҗигале төстә вафат булып, 25 яшендә берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол кала ул. Ничек итсә итә, сыңар канат белән булса да дөнья йөген тарта. Берничә елдан язмыш дигәнең аны ышанычлы, балаларына да, үзенә дә терәк булырлык кеше белән очраштыра. 

– Өч балам булгач, кияүгә чыгармын дигән уй башта да юк иде. Аннан Ирекнең әти-әнисе ничек кабул итәр икән дигән курку хисе дә булды. Әмма аларга мин бүген дә бик рәхмәтлемен. Бик яхшы мөнәсәбәттә яшибез, Аллага шөкер, – ди Резеда Хәмидуллина.

Ирек тә кечкенәдән мал арасында, әлеге эшнең авырлыгын да, тәмен дә тоеп үскән кеше. Шуңа Азнакайда яшәгән гаилә Ирекнең туган авылы Әсәйгә кайтып төпләнә. Бер бер-артлы кызлары Ләйлә белән Иркә туа.

Гаилә башлыгы әти-әниләре үрнәгендә үзе дә терлекчелек белән шөгыльләнү турында карар кыла. Ә Резеда... Энә кайда – җеп шунда: ул бу вакыт иренең уң кулына – иң ышанычлы ярдәмчесенә әйләнә. Моңа кадәр дә күпләп мал асраган яшьләр 2018 елда 3 миллион сум грант отып, мөгезле эре терлек санын 42 башка җиткерәләр. Митрәй авылындагы ферма биналарын башта арендалаган булсалар, хәзер инде үзләренә сатып алганнар. Бүген 87 баш маллары бар, аларның 42се – савым сыерлары. Моңа кадәр сыерларны иртән дә, кичтән дә үзләре сауган булсалар, күптән түгел ярдәмче дә алганнар.

Сентябрь аенда Ирек Хәмидуллин мобилизация буенча хәрби операциягә алына. Баштагы мәлдә куркып калса да, нык ихтыярлы, корыч холыклы Резеда башы-аягы белән эшкә чума.  

– Балалар бик ярдәмчел, кечкенәдән кул арасына кереп үстеләр. Сыерына кадәр савыштылар, малларны да бергә карадык. Хәзер хуҗалык эшләрен күбрәк өченче улым Эдуард белән бергә башкарабыз. Әлбәттә, әти-әниләрдән, туганнардан башка булмый. Бу өлкәдә аларның тәҗрибәсе зур, киңәшләшеп, бергә эшлибез. Әлбәттә, ул кадәр малны каравы бер дә ансат түгел. Бүгенге көндә хәрби операөиядә катнашкан ирем һәм улыма җиңел дисезме?! Бүген мин аеруча көчле булырга тиеш, – ди авыл уңганы.

Өлкән уллары Денис та махсус операциядә. Руслан – Казан аграр универистетында беренче курста белем ала, Эдуард – 9 нчы сыйныф укучысы. Хоккей, грек-рим көрәше белән шөгыльләнә. Ләйлә – өченче сыйныфта укый. Әсәй авылында узган бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми: җырга-биюгә дә бик оста ул. Тимераякта фигуралы шууга йөри. Кечкенәләре Иркәгә дүрт яшь.

Бүген хатын-кыз эшен дә, ирләр эшен дә җигелеп тарткан Резеданың “уф” дигәне бар микән? Юктыр!

– Хатын-кызның бәхете ирдән һәм баладан. Бүген балаларга әти сүзе, үземә иремнең көчле җилкәсе җитми. Әмма алдагысы хәерле булсын, бәхетле көннәребез  алда әле, – ди Резеда үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев