Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Урман кызы Рузилә

Аның турында хезмәттәшләре “ут” хатын, үтә гадел, тырыш, диләр

Сүзебез – Азнакай урманчылыгында урман мастеры булып эшләгән Рузилә Әхмәтвәлиева турында. 17 ел гомерен әлеге игелекле һөнәргә багышлаган героебыз биш бармагын яхшы белгән кебек, урманны да шулай ук яхшы белә.
Кешенең язмышы туганда ук билгеле була, диләр. Рузилә өчен шулай булгандыр. Әбисе Линаны – Лубян урман техникумын тәмамлаган яшь белгечне, Азнакайга юллама белән җибәрәләр. Рузиләнең әнисе Гөлсинә дә урманчылыкта шактый еллар хезмәт куя. Шуңа әлеге эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп кенә түгел, күреп тә үсә ул.
– Без гел гаиләбез белән табигатькә чыгарга, урманга барырга ярата идек, – дип хатирәләрен барлый урман мастеры.
Бала чагыннан ук урман эченнән бормалы-сырмалы сукмаклар буйлап йөрергә, башлары күккә тигән наратларны, кояшка таба сузылган алпавыт имәннәрне, агач бөреләренең уянуын, гөмбәләрнең үсүен күзәтергә, төрле кошлар тавышы белән барлыкка килгән илаһи, һичкайчан кабатланмас хорны бирелеп тыңларга ярата ул.
кытыклап үтүче саф һавасы!.. Боларның барысы да Рузилә Әхмәтвәлиевага һаман да якын һәм кадерле.
Бүген аның вазифасына караган хезмәтләрне тиз генә санап чыгам димә: урманны контрольдә тоту, законсыз агач кисүләрне кисәтү, урманны төрле корткычлардан, авырулардан, янгыннан саклау буенча эшләр алып бару, агач утырту һәм тазарту, дәүләт заказларын үтәү... Кыскасы, урманда эш бик күп.
– Безнең эш урыны – урман. Һәм, әлбәттә инде, күп вакытыбыз нәкъ менә шунда үтә, – ди Рузилә Заһир кызы..
Урман эшендә физик әзерлек тә кирәк. Кышын дистәләгән чакрымны чаңгыда йөреп кайту көчле, тәвәккәл кешенең генә хәленнән килә. Җәяүләп тә, машинасы утырып та әйләнә ул үз участогына кергән кварталларны. Ә лесничий Илһам Иксанов белән икесе хезмәт күрсәткән Чатыртау участок урманчылыгына районыбызның 1 Май авылыннан Ирекле авылына кадәр булган 10 мең гектар урман карый!
– Без белмәгән куак юк урманда, – ди ул, елмаеп.
Гомумән, Рузилә Әхмәтвәлиеваның йөзеннән беркайчан елмаю китми. Ә бит урман эше аны көндәлек урап чыгу белән генә чикләнми. Багана утыртканда көрәк алып, чокырын да казыйсың, кирәк икән кулыңа электр пычкысы тотып, агачын да кисәсең, чалгы белән үләнен дә чабасың...
Юкка гына җитәкчеләре Эдуард Чикуров та хезмәттәше турында
– Бер эштән дә курыкмый, бар җирдә ир-атны да алыштыра ала дип әйтми торгандыр.
Шулай да үзенең нәфислеген, сөйкемлелеген җуймаган ул. Урманнар турында сөйләгәндә дә күңеле тулып, нечкәрә дә китә аның
– Агач үскән бөтен җир дә матур минем өчен. Урманның аның аерым бер тарту көче бар. Ул – иң яхшы дус та, күңел тынычландыру урыны да. Урманга баргач, җиңелрәк сулыйсың, күңелләр күтәрелә. Елның теләсә кайсы фасылының үзенә генә хас гүзәллеге була, әмма минем өчен көзге урманнан матуррак табигать манзарасы юктыр ул дөньяда, – ди ул.
Ә урман – аның стихиясе. Ял көннәрендә дә аннан аерылмый ул: җәй җитсә – җиләккә, көз көннәрендә гөмбәгә йөри.
Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә искиткеч шәхес ул. Улы Равил, кызлары Гүзәл белән Алсу, тормыш иптәше Илнур – Рузиләнең ныклы терәкләре.
Менә шундый безнең хатын-кызларыбыз. Некрасов поэмасындагы гүзәл затлардан бер дә ким түгел. Алар чабып барган атны туктату гына түгел, изге күңелле, көчле рухлы булулары белән сокландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев