«Ура, Авылга!» - Азнакай районы авылларында милли традицияле лагерьлар үз эшен башлап җибәрде.
«Алдынгылар хәрәкәте” оештырган бу тематик лагерь Тымытык авылында да уза.
Проект нигезендә балаларга татар мәдәнияты, теле һәм йолалары белән танышу мөмкинлеге тудырылган.
Педагог- җитәкче Гүзәл Гарипова сүзләренә караганда, һөнәр ияләре тарафыннан үткәрелгән осталык дәресләре, кызыклы экскурсияләр, милли уеннар балаларда зур кызыксыну уята. “Проект бик кызыклы. Монда һөнәр ияләре килеп, осталык дәресләре дә бирә. Кул эшләнмәләренә килгәндә, түшлек, аны бизәү, кәрзин үрү буенча дәресләр бик мавыктыргыч үтте. Милли ризыклар пешерүдә барлык балалар да катнашты, милли уеннарга бик теләп катнашалар, “- дип уртаклашты укытучы.
Лагерьга барысы 60 бала йөри, 4 отрядның һәрберсенең әйдаманнары бар, үз исеме, үз девизы бар.
Диләрә Насрыева Азнакай гимназиясе укучысы. 6нчы сыйныфны тәмамлап, әбисенә кунакка кайткан. “Бу проект турында ишеткәч, бик теләп язылдым. Монда бик рәхәт”,- ди.
“Безнең отрядның исеме “Алтыннар” без монда уйныйбыз, дискотекалар да була, “- Алмас Миннегалиев лагерьга алдагы елга да килергә теләген белдерде.
Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Проект кысаларында интеллектуаль-күңел ачу уеннары белән бергә районның кызыклы шәхесләре белән очрашулар, музыкаль программалар да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!