Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Үчәлледә авыл бәйрәме гөрләп узган

Әйе, авыл урамында калган гармунлы моңлы яшьлекне җырларда гына эзләргә калып бара. Авыл картая... дисәк тә, гөрли әле ул.

                                                        Әйт, авылым, кайда соң моң,
                                                        Моң кайда соң, әйт, урам...

Үчәлле авылында да мәдәният үзәге каршында “Зур капка төбе” – авыл бәйрәме гөрләп узды. Көне дә, алдан сөйләшеп, заказ биреп куйган кебек, чалт аяз, кояшлы чын җәйге көн булды. Бәйрәмнең көне-сәгате  ватсапның “Авылдашлар” группасында алдан игълан ителгән иде. Матур итеп, авылча, “тәмлүшкәләр дә пешереп алып килсәгез, тәмләп, хәл-әхвәлләр белешеп, чәй эчәрбез” дип тә өстәргә онытмаган мәдәният үзәге директоры Алекян Айгөл. Чынлап та,  авылның кырык эшен кырык якка ташлап, бигрәк тә бакчаларда быелгы бөтен төр җиләк-җимеш, яшелчәне җыеп та, эш итеп тә бетергесез уңган мәшәкатьле вакытта көпә-көндез нинди бәйрәм итеп яту ди инде ул”, – дип чәпчемәгән, «Бер күрешү – үзе бер гомер” дип уйлаганнар әйтелгән сәгатькә килә тора, хатын-кызлар пешереп алып килгән “тәмлүшкә”ләрне клуб, авыл советы хезмәткәрләре, ансамбль кызлары кисеп, зәвыклы итеп өстәлләргә урнаштыра тора. Нинди генә ризык юк монда: балан, алма бәлеше дисеңме, күпереп пешкән коймак, тәбикмәк, җимешле торт, чәк-чәк, гөбәдия дисеңме, төрле җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, кәрәзле, аерткан бал, кып-кызыл алмалар, кыскасы, сый-нигъмәттән өстәлләр сыгылып тора. Янәшәдә генә, Әмин белән Назир җитәкчелегендә, берничә самовар “җырлап” утыра.

Язмамның башында “Капка төбе бәйрәме” диюем юкка түгел. Ике рәткә сузып куелган эскәмияләрдә (кызганыч, моннан берничә ел элек кенә рәтләр саны 4-5 иде, бик күпләр бакыйлыкка күчте шул) урын алган авылдашлар, гөр килеп, хәл-әхвәл белешә, читтән кайтканнар белән күрешә, сорау арты сорау яудыра, яңалыклар белән уртаклаша. Элегрәк, капка төбе эскәмиясендә бер урам апа-абыйлары, якын-тирә күршеләр, көтү кайтыр алдыннан шулай җыелышып сөйләшеп,  көлешеп, бик тәмләп гәп корып утырырлар, бөтен яңалыкларны ишетерләр иде. Хәзер туган белән туган, күрше белән күрше бикле капка артында шул. Капка төпләрендәге эскәмияләр күптән буш. Ә бүген ничек күңелле: сөйләшеп сүзләр бетми...

Менә Айгөл бәйрәмне ачып җибәрде.Сабантуй бәйрәмендә дә үзләренең дәртле-моңлы җырлары белән авыл халкын әсир иткән Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары – Хәбибуллина Розалия җитәкчелегендәге егетләр – Шәрифуллин Самат, бертуган Данил һәм Денис Гыйльмановлар, Денис һәм Данил Баһаветдиновлар, чиратлашып, татар халык җырларын да, композиторларыбыз җырларын да бердәй осталык белән башкарып, бәйрәм буена күңелле ял иттерделәр. Сүзне җирле үзидарә җитәкчесе Төхфәтуллина Гөлшат алып, авылдашларны бәйрәм белән котлады һәм 70 яшьлек юбилейлары уңаеннан – бүгенге көндә Кызыл Йолдыз авылын яшәтеп, урман эченә урнашкан авылда берүзе гомер кичерүче Харисов Рәфис, лаеклы ялга чыккач авылга кайтып төпләнгән Гатауллин Әнис һәм умартачылык белән шөгыльләнүче, бәйрәмнәрдә авылдашларын тәмле бал белән сыйлаучы Дәбихуллин Альбертны район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән дә котлады. Җирле үзидарә җитәкчесе булып 10 ел эшләү дәверендә шактый гына күркәм эшләр башкарылуы турында әйтте. Чарада район вәкиле – мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гафиева Лилия дә катнашты. Ул  авылдашларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Украина җирендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын, әти-әниләренә сабырлык теләде. Котлаулар җыр белән аралашып дәвам итте. Тәмлүшкәләр алып килгән апалар да бүләксез калмады. Профессиональ артистлардан бер дә ким җырламаучы Раушания Галимова һәм Әсәй авылыннан кунак булып килгән Гүзәл Рахманова шәрык кызларына хас челтер тавышы белән яраткан җырларын бүләк иткәндә, урында утырып торып буламыни: рәхәтләнеп биеделәр авылдашлар. Гомумән, Үчәлленең Сабантуйларга, бәйрәмнәргә читтән артистлар чакырганы юк, чөнки чын мәгънәсендә профессиональ артистларыбыз да, алардан бер дә калышмаучы һәвәскәрләребез дә җитәрлек. Шуңа күрә нинди генә конкурста катнашсалар да, беренчелекне бирмиләр безнең кызлар, егетләр. Исемләп санап бетерү мөмкин түгел. Кунак җырчыларыбыз Денис һәм Данил Гыйльмановларның да тамыры Үчәлледән: бер әбиләре бик матур җырчы, бабалары оста гармунчы булуы белән билгеле. Танылган мәзәкче, бөтен яклап булган егет Данир Сабировның да чишмә башы Үчәлледә икәнен онытмыйк...

Менә шулай җырлап, биеп, күңел ачып, вакыт үткәне сизелмәде дә. Баштарак кыстатып торсалар да, табын арты да тула торды. Бәйрәм өлеше рәсми рәвештә тәмамланса да, шушындый күңелле очрашу оештырган өчен җирле үзидарә җитәкчелегенә һәм мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен әйтеп һәм тагын да күбрәк авылдашлар катнаша алсын өчен, мондый чараларның ял көненә туры китереп үткәрелүен теләп, авыл халкы чәй табыны артында гәпләшүен дәвам итте. Кем әйткәндәй, самавырны екканчы, күңелләрне сыкканчы утырмасаң, бәйрәм тулы буламыни ул...

Автор: Фәния Шәйхетдинова. Үчәлле авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев