Эштә дә, спортта да сынатмый
Яшьләр читкә чыгып китеп, шәһәрдә төпләнү ягын караганда, Чемодур егете Роман Тахауов киресенчә, һөнәри белем алганнан соң авылга кайтып төпләнгән. Бүген яшь белгеч “Союз-Агро” җәмгыятендә “КамАЗ” машинасын иярләп, КМУ агрегатында эшли.
Яшьләр читкә чыгып китеп, шәһәрдә төпләнү ягын караганда, Чемодур егете Роман Тахауов киресенчә, һөнәри белем алганнан соң авылга кайтып төпләнгән. Бүген яшь белгеч “Союз-Агро” җәмгыятендә “КамАЗ” машинасын иярләп, КМУ агрегатында эшли.
Аңа кадәр Роман Бөгелмәдә электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә.
– Кулга диплом алгач, һөнәрем буенча эретеп ябыштыручы булып эшләп карадым да, күңелемә һич тә ятмавын аңладым. Кечкенәдән шофер булып эшләү турында хыялланган идем, шуңа, ике дә уйламый, авылыма кайтып, “Союз-Агро”га эшкә кердем, – ди яшь белгеч.
Аның биредә эшләвенә дә инде дүрт ел булган.
– Нәкъ менә шундый тырыш игенчеләр, механизаторлар нәтиҗәсендә елның-елында басу-кырлардан югалтуларсыз мул уңыш җыеп алына да инде. Роман кебек мондый уңган егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз. Алар көнне-төнгә ялгап, эшне сыйфат белән башкаралар, – ди “Союз-Агро”ның Актүбә төбәк җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар Тимирбаев.
Роман Тахауовның әтисе Радик та мега-фермада трактор йөртүче булып хезмәт куя. Яшь белгечнең техникага булган мәхәббәтен берни белән дә үлчәп булмый торгандыр. Шуңа ул, буш вакыты булдымы, өйдә дә машина “чокый”, тюнинг белән шөгыльләнә. Сораучыларга машиналарының тәзәләрәренә тонировка ябыштыра, тавыш көчәйткечләр куя...
Эштә генә түгел, спортта да сынатмый Роман. Ел саен Чемодур командасы составында авыл яшьләре спартакиадасында чыгыш ясап, аркан тарту, мас-рестлингта, кул көрәшендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә ул.
Тормыш иптәше Алина белән алар ике бала үстерәләр.
– Авылга кайтканыңа үкенмисеңме? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Юк, хәзер авылда тормыш шәһәрнекеннән аерылмый, бар уңайлыклар да бар. Хуҗалыкта ел әйләнәсе эш бетми. Эшләр өчен бөтен шартлар тудырылган, хезмәт хакын вакытында алабыз, шуңа бер дә үкенгәнем юк. Сәламәтлек булсын да, гаиләдә барысы да яхшы булсын, – ди Роман Тахауов.
Яшьләргә үрнәк булырдай мондый егетләр белән сокланырга гына кала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев