Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Сайлаган һөнәренә тугры

Төзүче – иң борынгы һөнәрләрнең берсе дияргә була.

Җир йөзендә кешелек яралганнан бирле адәм баласы баш очындагы куышыннан башлап, ниләр генә төземәгән! Бүген дә дөньяның һәр почмагында төзелеш эшләре кайный.

Мамадыш районы Малмыжка авылында туып үскән Юрий Иванович Смирнов бар җирдә кирәкле әлеге һөнәрне сайлап ялгышмаган. Сигезенче сыйныфтан соң ул Казан төзелеш училищесына укырга китеп, агач эше остасы белгечлеге алып чыга. Армия хезмәтеннән соң 1974 елда Казан төзелеш-монтаж идарәсенең  төзелеш трестында эшли башлый. Биредә гомерлык яры, буяучы кыз Любовь Николаевнаны очрата.

Туганнары чакыруы буенча 1979 елда Смирновлар Азнакайга күченеп киләләр. Ирле-хатынлы 29 нчы төзү-монтаж идарәсенә эшкә урнашалар. Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлагач, Юрий Смирновны мастер, аннан прораб итеп билгелиләр. Шәһәребездәге күпме биналарга, торак йортларга аның хезмәте кергән!

Идарә таркалгач, Юрий Иванович “Еврожилстрой” җәмгыятендә прораб, участок начальнигы, “Азнакай – Жилстрой” участогының директоры була. Бүгенге көндә Ленар Галин җитәкчелегендәге “Развитие” төзелеш компаниясендә баш инженер.

– Безнең оешма биналарны капиталь ремонтлау, нефть объектларында торбалар салу һәм алыштыру, сугару системалары төзү белән шөгыльләнә. Сукаеш янындагы мега-ферма да – төзүчеләребезнең хезмәт җимеше, – ди ул.

Любовь Николаевна белән гомер буе бергә тармакта кайнап, алар ике кыз үстерәләр. Бүген зур куанычлары – 4 оныклары бар.

– Ярты Азнакайны төзедем дисәң дә була. Һөнәремне яратам, төзүче – бик игелекле эш, – ди Юрий Смирнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев