Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Мәндәй авылында Сабантуй алды өмәсен гөрләттеләр

Авыл халкы бердәм булып зур өмәгә кушылды

Берәүләр милли бәйрәмебез Сабантуйны көткәндә, Мәндәй авылы халкы аңа җиң сызганып әзерләнә. Әле кайчан гына бергә җыелып, зиратларын ялт итеп җыештырып куйган булсалар, бу көннәрдә дәррәү чыгып, авыл урамнарын, юл читләрен тәртипкә китергәннәр.

– Өмәгә 30га якын кеше чыкты. Араларында гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Уртак эш күңелле мохиттә узды. Чит кеше өчен түгел, үзебез өчен тырыштык бит, моны һәркем аңлый. Күмәк эштән соң күчтәнәчләр белән чәй эчү, аралашып утыру – үзе бер күңелле мизгел булды. Киләчәктә дә шулай бердәм булып яшәргә, эшләргә язсын. Әлбәттә бөтен җиргә дә кул да җитмәгәндер, шуңа яңадан мондый өмәләр оештырганда берәү дә читтә калмас дип уйлыйбыз, – ди Фәридә Мөстәкыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев