Мал табибы Миннесалих
Авылдашыбыз Миннесалих Солтанов – ветеринария тармагында ярты гасырдан артык фидакарь хезмәт куя
Миннесалих Солтанов белән без яшь чактан таныш: Альберт энекәшем белән институтта бергә укыдылар, диплом алгач солдат хезмәтенә дә бергә киттеләр. Туган җирләрендә төпләнеп, яшьтән үк авылны күтәрү, киләчәген гел якты-көчле итү өчен фидакарьләрчә тырыштылар. Гомер агышы үзенең көзенә якынлашканда да һөнәрләре һәрчак яшь, тормыш яшәешендә иң кирәкле, хөрмәтле-абруйлы дәрәҗәдә.
Юкка гына: табиб – кешене, ветеринария табибы бөтен кешелекне дәвалый димәгәннәр.
Минсалихта (аңа шулай дәшәләр) мал-терлек ярату сыйфатлары бәләкәйдән үк тәрбияләнгән. Әтисе дәһшәтле сугыштан инвалид булып кайта. Тугыз баланың төпчеге ул. Әниләреннән ятим калганда әле аңа 10 яшь тә тулмаган була. Көче җитә башлауга ук мал карау, көтү каршылау кебек мәшәкатьләр гел аның өстенә төшә, җәй буе атлар көтеп, хыялындагы велосипедны да үзе эшләп ала. Туган авылы Үчәлледән Тымытык урта мәктәбенә йөреп укый. Ә ул вакытта абыйсы Миннегәрәйнең ветеринария белгечлеге буенча диплом алып йөргәне әле дә хәтерендә. Нәсыйх белән бик дус, аның әтисе Габидулла – районның данлыклы мал табибы. Шуңа бик тырышып укый, ничек тә аның кебек табиб булырга исәбе. Һәм Нәсыйх, Альберт, Маликлар белән бергә Казан ветеринария институтына кереп тә кайталар. Өченче курста хезмәт практикасын “Кызыл Байрак” колхозында үтә Минсалих. Хуҗалык җитәкчесе Термус Рахманкулов авыр хәлдәге бозаулаган тананы дәвалап, аны аякка бастыруын күргәч, шаккатып кала һәм Минсалихны үзләренә эшкә кайтырга чакырып, бик яхшы характеристика язып озата. Бөтен гомерен монда ветеринария табибы-технигына багышлаган Кашафетдин Таҗиев та үзенә лаеклы алмаш кайтасын күреп шатлыгын уртаклаша.
– Малны болай белеп терелткән табибны күргән юк иде әле! – ди ул.
Минсалих тәүге чирканчык алган Сәпәй авылын бик яратып китә һәм гомере буена шушында эшләп-төпләнеп кала. Исәп-хисапта эшләүче уңган-булган Миннегөл белән гаилә корып, кыз һәм улларын үстерәләр, хәзер инде оныкларын сөяләр.
Әлбәттә инде иң игелекле- куанычлысы – үз һөнәреңә тугры калу, быелның июнендә Миннесалих Миннеяр улы Солтановның ветеринария табибы булып эшләвенә ярты гасыр – 50 ел тулу – шуның матур-шөһрәтле үрнәге. Ул әле һаман да көн дими, төн дими, алсыз-ялсыз авылдагы һәркем, һәр йорт, тармак өчен иң кирәкле һөнәри табиблык постында! Авылда мал-туар саны элекке белән чагыштырганда шактый кимесә дә, аларның сәламәтлеге аның өстендә кала. Аңа тәҗрибә уртаклашырга килүчеләр дә бик күп. Үзенең бар белгәнен ул студент-шәкертләргә дә өйрәтә.
Әйе, һәрчак та өлгер-хәрәкәтчән, сүзендә төгәл, булдыклы кеше ул. Кырык эшен читкә куеп, ярдәмгә ашыгыр.
– Алтынчы сыйныфта укыганда пионер отряды җитәкчесе итеп сайлаганнар иде, – дип искә ала ул яшь чагын сагынып. – Укыганда ук чаңгы буенча беренче разрядлы спортчы идем. Студентлар отрядында Альберт белән Бигеш аэропортын төзүдә дә катнаштык. Гомумән бик актив идек, эшли башлауга колхозның башлангыч комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. 1977 елда ВЛКСМ үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләндем һәм шул ук елны Минск шәһәренә Халыкара яшьләр лагерена Польша комсомоллары белән очрашуга бардым, группа җитәкчесе буларак, Татарстаннан чыгыш ясадым. “Хатынь” концлагеры мемориалында да булдык.
Шулай абруй казана Минсалих, алга таба аны партия оешмасы секретаре да итәләр һәм үзе дә комсомолдан үскән район башлыгы Әнәс Исхаков аны яңа вазифага чакыра.
“Юк, мин үз һөнәремдә – терлекләр саулыгы сагында калам", – дигән һөнәр иясе бүгенге көнгә кадәр табиб һөнәренә тугрылыклы. “Азнакай” агрофирмасы карамагындагы заманча савым сыерлары комплексын югары продуктлы таналар белән тулыландырып торуда иң җаваплы белгеч-табибларның берсе хәзер. Районда гына түгел, республика күләмендә дә ярты гасырлык бай тәҗрибәле ветеринария табибы ул. Бәйрәм тантаналарында урыны түрдә булыр, әле яңарак кына үзенә ТР Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Афәрин, Миннесалих!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев