Карамалы халкы алга карап яши
Ел башыннан районның авыл биләмәләрендә хисап җыелышлары уза. Карамалы авыл җирлегендә дә шундый җитди сөйләшү үтте.
Халык белән очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Ханнанов җирлегебезнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, һәрвакыт алга карап гомер иткән, төрле программаларда актив катнашкан, туган як үсешенә битараф булмаган авыл халкына рәхмәт белдерде.
Җирлеккә караган Карамалы, Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк авылларында барлыгы 338 хуҗалыкта 673 кеше яши. Былтыр дүрт бала туган.
Шәхси хуҗалыкларда 226 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 83 е савым сыер. Күпләп мал асраучы гаиләләр дә бар.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән “Таллы-Бүләк”, “Союз-Агро” хуҗалыклары шөгыльләнә. Әлеге тармакта 68 кеше хезмәт куя.
Авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов узган елга нәтиҗә ясап, биредәге социаль учреждениеләр эшчәнлегенә дә тукталып үтте. Үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев