Җир кешесе нәкъ шундый була
Исмәгыйль Фатыхов
– Авылның бөтен яме басу-кырлары гөрләп торуда, аларның игенле, икмәкле булуында, – ди гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, 31 ел тракторчы булып эшләгән Исмәгыйль Фатыхов. Тумышы белән ул Минзәлә районыннан. Мәктәптән соң һөнәри белем ала, аннан армия хезмәтендә була. Шуннан язмыш дигәнең Исмәгыйль абыйны Североуральск шәһәре белән бәйли. Биредә ул ун елдан артык шахтада эшли. Авылда туып, җир тәмен тоеп үскән егет шәһәр җирен бер дә үз итә алмый, күңел дигәнең дә күп вакыт туган якларга, бигрәк тә авылга тарта.
Бертуган сеңлесе ул чакта инде Таллы Бүләктә гомер иткән була. Шушында аларга кунакка килгәч, хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин белән сөйләшеп китәләр дә, ул Исмәгыйль абыйны эшкә чакыра. Әнә шул көннән хезмәт юлын авыл хуҗалыгы белән бәйли дә, бөгедәнечә җирдән, техникадан аерылмый ул. Башта тракторда эшли, йөздән артык һөнәр иясе булган, бөтен төр техниканы биш бармагыдай белгән авыл уңганын 2006 елда гаражга хуҗа – машина-трактор паркы мөдире итеп билгелиләр. Бүген ул "Татллы Бүләк" авыл хуҗалыгы кооперативына караган бар төр техниканы, тагылма агрегатларның төзеклеген тикшереп тора, ремонт эшләрендә булыша.
– Безнең алтын баганабыз, ныклы таянычыбыз ул. Үз эшенә бик җаваплы, намус белән карый: бөтен техниканы карап, запас частьларны барлап, аларны биреп торучы да. Ул бер генә сәгать булмаса да, гаражда кеше юк сыман миңа, – ди аның турында хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин да. Паркта эшлим дип тормый, кирәк икән, теләсә кайсы техниканы иярләп чыга Исмәгыйль Фатыхов.
Тормыш иптәше Гөлчирә апа да гомер буе авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган, лаеклы ялда дип тормый, әле дә фермада учет эшен алып бара. Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша җыр-моңга гашыйк җан. Фатыховлар – авыл тормышын яратучы, аның өчен җан атып яшәүчеләр. Үрнәк гаиләдә дүрт бала үстереп, аларны тормышлы иткәннәр алар.
– Тормышыбыздан, эшемнән бик канәгать. Безгә бернинди шәһәр дә кирәкми. Балалар үстердек, бүген инде тупырдап торган җиде оныгыбыз өчен сөенеп туеп булмый. Шөкер итеп яшәргә дә яшәргә генә, – ди Исмәгыйль абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев