Басу – көрәш мәйданы ул
40 елга якын туган авылы басуларын иңләп, табыннарның муллыгы өчен көн-төн тырыш хезмәт куйган Сергей Матвеевның улы Евгений әнә шулай ди.
Бүген алар икесе дә «Союз-Агро» җәмгыятенең Актүбә төбәк җитештерү комплексында тырыш хезмәт куялар. Кендеге белән туган туфрагына береккән, диләр андыйлар хакында. Комплекс механизаторы Сергей Матвеев та бәхетен читтән эзләмәгән. Бөтен яшьләр шәһәргә омтылган чакта ул туып-үскән Чемодур авылында калган һәм биредә тамыр җибәргән.
Урта белем алган яшүсмер Азнакай училищесында автокранчы һөнәрен үзләштерсә дә, ул нишләптер күңеленә ятмый. Кечкенәдән туган як басулары белән хозурланырга, иртә яздан кара көзгәчә кырларны иңләгән техника гөрелтесен тыңларга яраткан Сергей, кулына диплом алу белән туган авылына кайта һәм хуҗалыкта эшли башлый. Бүген ул иярли алмаган, ул аңламаган бер генә техника да юктыр. Кирәк икән тракторына да, комбайнына да, башкасына да утыра ул. Берәр җире ватылса, үзе ремонтлап, кирәк җирен үзенчә көйләп куя.
Алдынгы механизатор елның елында районның кыр батырлары сафында.
– Тырышмасаң, йоклап йөрсәң, яхшы нәтиҗәгә ирешәп булмый, – ди ул. – Басуга чыккансың икән, монда һәр минутның хәлиткеч булуын онытырга ярамый. Бүгенге хезмәт шартларын элекке белән чагыштырырлык та түгел. Нинди комбайннарда, нинди шартларда эшләгәнне үзегез күреп торасыз: бер тузан юк, кондиционер эшләп тора, кызу түгел. Кабина эчендә оекбаштан гына йөрибез.
Эш авыр дип тормый, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба Сергей Матвеев. Аның авыл, Актүбә Сабантуйларында баш батыр булып калган елларын да санап чыкмалы түгел!
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр. Кечкенәдән әтисенә ияреп йөреп, техника, җир тәмен белеп үскән улы Евгений да бүген хуҗалыкның алтын баганасы. Башка елларны чәчү, урып-җыю чорында сезонлы гына эшләсә, хәзер инде ел әйләнә биредә хезмәт куя.
– Эшләгән кешенең барысы да бар. Эшләргә генә кирәк. Хезмәт хакларыннан канәгать, вакытында биреп баралар, шартлар уңай, – ди ул.
Евгений да әтисе кебек көрәш белән шөгыльләнгән, үзвакытында кул көрәшендә Россия чемпионаты җиңүчесе дә булган.
Эш өчен янып торучы, кулларында ут уйнатучы егеттән әтисе белән икесе арасында басуда көрәш барамы дип сорамый булдыра алмадык.
– Бездә көнләшү дигән нәрсә юк. Авыр вакытта бер-беребезгә ныклы терәк без. Алай-болай техникабыз көйсезләнеп китсә, шунда ук бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Әмма басуның һәрчак көрәш кыры булуын да онытмаска кирәк. Монда да спорттагы кебек, һәркемнең беренче буласы, күбрәк мәйдан чәчәсе, суктырасы килә. Әмма бер кеше һәрвакытта да беренче була алмый. Бүген мин алдынгы, иртәгә – әти. Шуңа үзара барган көрәш ул гадәти, кайсыдыр дәрәҗәдә хәтта яхшы күренеш тә, – ди яшь комбайнчы.
Матвеевлар гаиләсе Чемодур авылында ихтирамга лаек, үрнәк гаиләләрнең берсе. Рәмилә ханым авылга килгәннән бирле фельдшер булып тырыш хезмәт куя. Аның эшли башлавына дүрт дистә елдан артык вакыт үтеп киткән икән инде. Бүген дүрт оныкларына яраткан әбибабай булып, тормышның тәмен белеп яши алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев