Азнакайда сыер савучылар һәм технологлар ярышты
Бүген Азнакай муниципаль районына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов эшлекле визит ясады.
Ул башта «Союз-Агро» җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта 1 мең тонна сенаж салынган.
– Ай ярымга нибары 10 мм яңгыр яуды. Малларның баш санын саклап калу өчен хәзер бөтен көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлтү сорала, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Арышларны егып, сенажга сала башладык, чөнки терлек азыгы җитмәү куркынычы бар. Бу басуларга рапс, суданка, көнбагыш культураларын чәчәргә уйлыйбыз. Күпъеллыкларны да чаба башладык. Яңгырлар явар, икенче, өченче чабуга печән яхшы булыр дип өметләнәбез.
Район хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, барлыгы 35 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала. Малларны уңышлы кышлату өчен 100 мең тонна сенаж, 100 мең тонна силос, 25 мең тонна печән әзерләргә кирәк.
– Азнакай республикада алдынгы районнарның берсе. Монда мөгезле эре терлекләрнең баш саны да күп, бүгенге көндә тәүлеккә 150 тонна сөт савалар. Яңа фермалар төзелә. Кызганычка каршы, районда язын яңгыр бик аз яуды, алга таба да һава торышы куандырмый. Арышларны сенажга салып, бик дөрес эшләгәннәр, калган районнарга да бөтен көчне терлек азыгы әзерләүгә юнәлтергә кирәк, сыерларны ач калдырырга ярамый, – диде Ленар Гарипов.
Ул шулай ук “Таллы Бүләк” хуҗалыгында техниканың әзерлеге, “Азнакай” агрофирмасының Сукаеш янында төзелә торган мега-фермада эшләрнең барышы, Актүбә терлекчелек комплексы белән дә танышты.
Бүген шулай ук “Азнакай” агрофирмасының Тымытык бүлекчәсендә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды. Анда 21 сыер савучы, 18 технолог катнашты.
Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм ветеран-терлекчеләргә бүләкләр тапшырдылар.
Әлеге бәйге районда унынчы елын үткәрелә. Сыер савучылар арасында беренчелекне “Азнакай” агрофирмасының Татшуган бүлекчәсеннән Резеда Газыева, ә технологлар арасында “Азнакай” агрфирмасының Сәпәй бүлекчәсеннән Илнур Төхбәтуллин яулады.
– Мин сигез еллап сыер савам. Эш шартлары яхшыра, кул хезмәте кими бара, хезмәт хакы да әйбәт. Ирем белән өч бала тәрбиялибез. Үз хуҗалыгыбызда да маллар асрыйбыз. Яшьләр программасы буенча йорт салып кердек. Авылны үзем дә, балаларым да ярата, алар миңа ярдәм дә итәләр. Бәйгедә дүртенче елын катнашам, бу җиңүем – өченчесе, – ди Резеда Газыева.
Илнур Төхбәттуллин да үз һөнәре буенча Сәпәй бүлекчәсендә биш ел эшли.
– Без токымлы таналар җитештерү белән шөгыльләнәбез. Узган ел агрофирма буенча бүлекчәләргә 1179 буаз тана бирдек. Быел 2000 башка исәпләнгән яңа мега-комплекс ачылачак, шуңа күрә баш саны тагын тагын да арттырырга тырышачакбыз, – ди ул.
“Юлдаш” агитбригадасы авыл хезмәтчәннәренә үзенең җыр-моңнарын бүләк итте. Ә Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар оештырып, кәефләрне күтәрде.
Бәйгедә катнашкан һәркем диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев