Азнакай кырларыннан корылыклы елда да 27 центнер ашлык сугалар
Быел районыбыз игенчеләрен 51 мең гектарда урып-җыю эшләре көтә.
Аның 16 мең гектарга якынын – көзге культуралар, 35 мең гектарга якынын язгы культуралар алып тора.
“Марс”, “Таллы Бүләк”, “Тукай”, “Хәмит Мөстәкыймов”, Ландыш Закирова хуҗалыклары, “Союз-Агро” җәмгыяте, ”Азнакай” агрофирмасы көзге бодай, арпа, борчак, арыш сугуга керештеләр.
– Җәй бик коры килде, шуңа күрә быел уңыш көтелгәннән азрак. Шулай да технологияләр сакланган, ашламалар кертелгән, яфрактан тукландыру уздырылган басуларда ул начар түгел, гектардан 27-28 центнер ашлык бирә торган басулар бар. Комбайннар әзер, хуҗалыклар механизаторлар белән тәэмин ителгән, ягулык-майлау материалы кайткан. Транспорт белән сәнәгать предприятиеләре дә ярдәм итә. Хәзер бөтен көчне булган уңышны югалтмыйча урып-җыюга юнәлтергә кирәк, – диде район башлыгы 12 июльдә “Марс” хуҗалыгы базасында узган киңәшмәдә.
Урып-җыю эшен оештыру буенча район штабы төзелгән. Анда игенче-ветераннар да кергән. Алар да киңәшмәдә үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр.
Авыл халкын терлек азыгы азыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе дә читләтеп үтелмәде. Авыл җирлекләре башлыкларына исемлекләрне барлап, әлеге эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру йөкләтелде.
Шулай ук ындыр табакларында да кырдан кайткан икмәкне чистартып, амбарларга вакытында урнаштыру таләп ителә. Бу эштә бюджет оешмалары хезмәткәрләренең, ветераннарның, мәктәп укучыларының ярдәме сорала.
Әлеге хакта тулырак «Маяк» газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев