Азнакайда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр
Быел районда 100 мең гектарда язгы кыр эшләре башкарылачак.
Кояш әз генә елмаеп карадымы, игенче күңеле басуга ашкына башлый.
Техникаларны ремонтлап, аларны әзерлек сызыгына кую - бүгенге көн өчен мөһим бурычларның берсе. Язгы кыр эшләренә вакытында керешеп, аны вакытында һәм сыйфатлы итеп тәмамлау өчен җиңнәр көздән сызганулы булырга тиештер дә.
Район хуҗалыкларында да бу уңайдан эш кайный. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов белдерүенчә, март азагына кадәр 377 тракторны старт сызыгына куясы бар.
Бүген Азнакайда авыл хуҗалыгы техникасының кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссиядә тармак белгечләре, гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән ветеран-аксакаллар да бар иде.
Рейд «Союз-Агро» җәмгыятенең Бирючевка бүлекчәсеннән башланды. Монда әзерлек тулы куәтенә бара, барлык төр техникалар да, тагылма агрегатлар да ремонтлап, старт сызыгына куелган, механизаторлар да җитәрлек. Язгы сезонда басуларда 106 техника эшләячәк.
«Марс» хуҗалыгының трактор паркында эшләүче механизаторларның да кәефе күтәренке.
«Техникалар ремонтланып бетте диярлек. Орлыкларны да алдан әзерләп куйган идек, шытымнар яхшы, минераль ашламалар белән бераз гына проблема бар, әмма сорау уңай хәл ителер дип торабыз. Эшче кулларга килгәндә, һәр җирдәге кебек, бездә дә кытлык сизелә. Бу яктан үзебезнең техникумның ярдәмен тоябыз, быел да студентларны көтәбез», – ди хуҗалык җитәкчесе Наил Усманов.
Районыбызның башка хуҗалыклары да язны яхшы әзерлек белән каршылый.
«Кыр эшләрен ел да югары сыйфат белән башкарабыз, быел да, соңламыйча, шулай бердәм башкарып чыгарга язсын», — диде җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев