Бу шимбәдә шәһәребезнең «Шифа» үзәге каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Ул яшелчә, җиләк-җимеш, ит продукциясенә, үсентеләргә бай булды.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык та сатты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов мондый ярминкәләрнең һәр шимбә саен узачагын белдерде.
Сәнгать осталары концерты ярминкәгә бәйрәм төсе бирде.
Нет комментариев