Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайда кара алтын табучыларга һәйкәлләр ачылды

25 августта “Азнакайнефть” идарәсе каршындагы “Хезмәт мәйданы”нда кара алтын табучылар хөрмәтенә һәйкәлләр ачылды.

Әлеге тантаналы чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, бүгенге һәм ветеран нефтьчеләр һәм бораулаучылар  катнашты.

Моннан 50 ел элек девонны буйсындыручылар истәлегенә куелган һәйкәл, вакыт узып, төсен җуйган иде. Һәм менә “Татнефть” компаниясенең социаль программасы буенча ул өр-яңа булып сафка баскан. Зур мәрмәр таш артыннан девон катламнарына төшүче өч торба күтәрелгән. Кырындагы мемориаль тактага Азнакайның данлыклы бораулаучылары – Хезмәт Геройлары Мөгаллим Гыймазов, Михаил Гринь һәм Гәрәй Баһманов исемнәре язылган. Каршы якта нефтьчеләргә стела калыккан. Ак мәрмәр плитәдә өскә сузылган кара гранит – җир куеныннан ургылучы кара алтынны чагылдыра. Плитәгә “Азнакайнефть” идарәсенең 1956 елдан 2019 елга кадәр 500 млн тонна нефть чыгарылуы һәм 1970 елның 7 апрелендә В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы, ВЦСПС СССР Министрлар Советы тарафыннан социалистик ярышта  югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Ленин юбилей мактау грамотасы белән бүләкләнүе турында мәгълүмат урнаштырылган.

Һәйкәлләр яны да төзекләндерелгән. Күккә ашкан чыршылар бу тирәгә табигать романтикасы өсти. Кара алтын табучыларның эше дә бит урман-кырлар кочагында уза.

– Безнең компания үзе эшчәнлек алып бара торган нефть төбәге районнарының социаль үсешен дә кайгырта. Бу һәйкәлләр Азнакай бораулаучылары һәм нефтьчеләренең батырлык символы һәм аларга хөрмәт билгесе булып тора, – диде Гомәр Яруллин.  

Марсель Шәйдуллин җирлегебезнең социаль һәм икътисади үсешенә керткән саллы хезмәтләре өчен “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев