Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакай районында халык җыеннары дәвам итә

Аның чираттагысы бүген Әлкәй авылы жирлегендә узды.

Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район прокуроры Марат Гыймалтдинов, төрле оешмалардан вәкилләр катнашты. Алар халык белән җанлы әңгәмәдә булып, актуаль сорауларга җавап бирде. Утырышта катнашучылар алдында 2025 ел эшчәнлеге хакында Әлкәй авыл җирлеге башлыгы Айдар Арсланов чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, авыл җирлеге ике авылны Әлкәй, Кызыл Сукачы авылларын берләштерә. Биредә 302 хуҗалыкта барысы 403 кеше яши, аларның 120се пенсия яшендәгеләр.

Бүген Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм катнашкан ир-егетләр саны 19. 

2025 ел дәвамында җирлектә Стелла яңарту, агачлар утырту, урамга таш түшәү эшләре башкарылган. Авыл халкы катнашында өмәләр оештырылган, яктырткычлар урнаштырылган. 

2026 елга максат итеп су линияләрен ремонтлау, юлларны төзекләндерү эшләрен дәвам итү бурычы куелды. Утырышта шулай ук, мошенниклар һөҗүме, янгын куркынычсызлыгы, волонтерлар эшчәнлеге буенча чыгышлар тыңланды. Авылның имамы Радик Гыймаев мәчет янәшәсендә парк ачылу, соңгы елларда үткәрелгән эшләр турында мәгълүмат бирде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин узган елда башкарылган эшчәнлек өчен Әлкәй авылы җирлегендә яшәүче халыкка рәхмәтен җиткереп, алда уңышлы еллар, бердәмлек, ил-көнебезгә иминлек теләде. Соңыннан авыл активистларына, күп еллар тату гомер итүче гаилә парына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев