Азнакай районы басуларында язгы кыр эшләре гөрләп бара
Район аграрийлары иртә культуралар чәчүгә кереште
Басуларда көзге культураларга ашлама кертү берничә көн элек тәмамланды. Күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру эше дәвам итә.
“Азнакай” агрофирмасы, “Август – Мөслим”, “Х.Мөстәкыймов ис.”, “Таллы Бүләк”, “Д.Мөҗипова”, “Л.Габдрахманов” хуҗалыклары чәчүгә дә кереште. Ике-өч көндә аларга калган хуҗалыклар да кушылачак.
Бүген “Азнакай” агрофирмасы механизаторлары Илбәк авылы янәшәсендәге басуларда арпа чәчү белән мәшгуль. Язгы кыр эшләренә бәйле семинар да биредә үтте.Район кырларында бүгенге көндә ике чәчү агрегаты эшләсә, иртәгәдән аларның саны янә икегә артачак. Бу турыда бүлекчә җитәкчесе Ильяс Латыйпов билгеләп үтте.
Язгы кыр эшләренә бәйле семинар бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды. Әлеге очрашуда бүгенге көн өчен кичектергесез булган мәсьәләләр күтәрелде.
«Быел яз матур килә, бу көннәрдә яңгыр эшне бераз тоткарлады, шулай да вакытны кулдан ычкындырмыйча, бар көчне чәчүгә юнәлтергә кирәк. Кыр эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен хуҗалыкларда ягулык та, орлык, ашлама, техника да җитәрлек. Шул ук вакытта хезмәт иминлеге, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен дә истә тотарга кирәк», – дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, быел чәчүлек мәйдан районда 90 меңгә якын гектар тәшкил итә. Аның якынча 30 мең гектарын – бөртекле, 25 мең гектарын – техник, 22 мең гектарын терлек азыгы культуралары алып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев