Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакай районы авылларында хисап җыеннары уза

Районыбызның Мәлбагыш авылында 2025 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыены узды.

Утырышта муниципаль район хакимияте, «Татнефть» компаниясе вәкилләре, халыкка хезмәт күрсәтү бүлекләре белгечләре, волонтерлар, ветераннар, авыл халкы катнашты.

Көн тәртибе буенча, узган елда башкарылган эшчәнлек белән авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин  чыгышы тыңланды. Җирлек башлыгы белдергәнчә, 2025 ел дәвамында Мәлбагыш авылында урам утларын карап тоту, лампачкалар алу, кышын юлларны кардан чистарту, авыл территориясен чүп үләннәреннән арындыру, Кооператив, Мәллә, һәм Комсомол урамындагы юлларга таш салу эшләре башкарылган. Түбән Якый  авылында: урам утларын карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү,  кышын юлларны кардан чистарту, авыл территориясен чүп үләннәреннән арындыру, 8 Март, 1 Май урамындагы юлларга таш салу эшләре булып узган. Каменка  авылында:   кыш көне юлларны кардан чистарту эшләре башкарылган, Җәлил урамына таш салынган. Утырыш барышында шулай ук авыл җирлегендә нефтьчеләр ярдәме белән башкарылган төзекләндерү, төзелеш эшләре игътибарга алынды. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә рәхмәт сүзләре әйтелде, волонтерлык хәрәкәте дә игътибардан читтә калмады.

Район җитәкчелеге җирлек эшчәнлегенә уңай бәясен бирде. Очрашу күңелле мизгелләр – авыл уңганнарын тәбрикләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев