Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай авыл яшьләре спартакиадасы җиңүчесе билгеле!

Авыллардан һәм Актүбә бистәсеннән килгән уңганнар спортның 13 төрендә һәм утын кисүдә ярышты.

Авыл яшьләренең 12 нче кышкы спарткиадасы быел Карамалы авылында узды.

Ул ярыш кына түгел, монда катнашучылар өчен олы бер бәйрәмгә әйләнде. 

– Сабантуй бәйрәмен көтеп алган кебек, кышкы спартакиаданы да ел саен шулай көтеп алабыз. Бүген авылым данын яклап, кул көрәшендә катнашып, җиңүче булдым, – ди Күктәкә авылыннан Рәлиф Морзакаев. 

Спартакиада ярышларын район башлыгы урынбасары Роза Галеева тантаналы төстә ачып җибәргәннән соң, спортчылар төрле мәйданчыкларга таралыштылар. Монда кая барма, бөтен кеше ярышлар турында гәпләшә. Елга бер килә торган, күпләрне сыный торган спартакиадада берәүнең дә бирешәсе килми, әлбәттә. Үз авылыңны алга чыгаруда һәр җиңү, һәр очко мөһим! 

– Утын кисү ярышында ел саен катнашам. Чананы – җәй, арбаны кыш көне әзерләгән кебек, аркылы пычкыны да бик кадерләп тотам, аны берничә ай алдан яхшылап үткенләп, әзерләп куям. Бер елны да беренче унлыктан калган юк, кечкенәдән кулда пычкы булды, шуңа куркып торган юк. Быел Җәмил Мостафин белән бүрәнәне тиз арада эш иттек, – ди Кәкре Елга авылыннан Ирек Гарипов. 

Халыкны иң күп җыйган ярышлар, быел да таяк тартышу, утын кисү һәм милли көрәш булды. Алай дисәң, бер генә уен мәйданчыгы да җанатарлардан бушап тормады. 

Төп фаворитлар, елдагыча, Тымытык, Кәкре Елга, Чалпы һәм Әгерҗе авыллары булды. Ярышларга нокта куелганнан соң барысы да нәтиҗәләрне түземсезләнеп көтте. Елның иң зур, абруйлы ярышларының җиңүчесе кем булыр? Халык түземсезләнеп шуны көтте.  

Барлык уеннарның нәтиҗәләре буенча почет пьедесталының беренче баскычына Актүбә эшчеләр бистәсе һәм Әгерҗе авыл җирлеге командалары күтәрелде. Тымытык авыл җирлеге икенче булды, призерлар өчлеген Чалпы спортчылары япты. 

Спарткиадада катнашкан барлык командаларга да сертификатлар, шәхси беренчелектә җиңүчеләләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев