Авыл тоткасы алар!
Әсәй авылында эшче һөнәрен үз иткән.
Дөньялар ничек кенә алга бармасын, тормышыбызга заманча технологияләр ничек кенә юл ярмасын, әмма эшче һөнәре хәзерге көндә дә иң актуаль булып кала. Кул белән тотып башкарган эшләрнең барысы да тормыш-көнкүрешебезне алып бару өчен кирәк шул. Күмәк җитештерү урыны — производствода да төп роль эшче кулларда.
Районыбызда белем һәм тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшырып килүче гаиләләр бик күп. Әсәй авылында яшәүче Сәмигуллиннар — әнә шундый гаиләләрнең берсе. Тракторчы-механизатор династиясенең башында Әсәй авылының атаклы механизаторы Малик Шакиров тора. Алтын куллы игенче ел әйләнә авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куя. Басулар кардан арынып, аз гына җилләү белән, ул сабан тагып, кырга чыга: туфракта дым җитәрлек булганда җирне сөрергә кирәк, аннан печән чабасы, аннан силос сала башлыйлар. Терлек азыгы әзерләү эшләре бетүгә урып-җыю чоры җитә. Кышын да эшсез утырмый: терлекләргә азык ташырга, фермалардан тирес чыгарырга кирәк...
Тырыш хезмәте өчен ул һәрчак хөрмәттә була. Әле лаеклы ялга чыккач та Малик Шакиров җиң сызганып эшләп йөри. Эштән оста механизатор 72 яшьтә генә туктый. Тормыш иптәше Гөлсинә белән алар ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Улы әтисе эзеннән китеп, тракторчы була. Озак еллар авылда, аннары Азнакай автомобиль юллары идарәсендә эшли. Малик Гарип улының кияве дә эшче һөнәр иясе. Илдус Сәмигуллин Азнакай шәһәренең 89 нчы урта һөнәри белем бирү училищесын тәмамлый. Башта Әсәйдә совхозда электрик була, соңыннан «МТЗ» тракторын иярләп, механизатор булып эшли башлый. Техниканы биш бармагыдай белгән Илдус бульдозерда да, комбайнда да хезмәт куя.
Бүгенге көндә ул йөк төягеч машинисты булып эшли һәм үз эшен бик ярата. Аның улы да быел Азнакай политехника техникумында тракторчы-машинист һөнәре буенча укып чыкты. Җиргә, Ватанга, үзе сайлаган һөнәренә мәхәббәте көчле булган егет гаилә эшен дәвам итә. Ислам «Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул» дигән принцип буенча яши. Аның төп максаты — тракторчы-механизаторлар династиясен дәвам итү.
Бүген ул бабасы Маликның Т-40 тракторын ремонтлап, әти-әнисенә, авылдашларына ярдәм итү теләге белән яна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев