2023 ел – илебездә Укытучылар һәм остаз елы буларак билгеләп үтелә.
Әлкәй авылы Сабан туенда да гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимнәрнең, тәрбиячеләрнең урыны түрдән булды.
– Кешеләрнең матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә әлбәттә, укытучы тора. Бүгенге бәйрәмебезгә дә аларны зурлап чакырдык, – ди авыл җирлеге башлыгы Светлана Зиннурова.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Рамиль Исламов та авылдашларын район җитәкчелеге һәм үз исеменнән тәбрикләп, аларга изге теләкләрен җиткерде.
Тантаналы өлештән соң мәйданда спорт, милли уеннар башланып китте. Җыр-биюләр дә һәркемнең күңеленә хуш килде.
Нет комментариев