Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Хуҗалык шундыйларга таяна

– Кулыннан килмәгән эше юк. Һәр эшкә җаваплы карый, бик ышанычлы кеше, – диләр “Союз-Агро”ның Актүбә төбәк җитештерү комплексында механизатор Валерий Гончаров турында.

Әтисе Александр да гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән егет әлеге эшнең авырлыгын кечкенәдән белеп, тоеп үссә дә, үзе дә җирдән аерылмый.  Бүген инде аның җилкәсендә 30 елдан артык мехиназатор хезмәте.

Иртә яздан кара көзгәчә басудан кайтып кермәгән Валерий Гончаров кыш көннәрендә дә тракторыннан аерылмый. Бүген Чемодур уңганы җиң сызганып техникасын язгы чәчүгә әзерли. 

– Авылда да менә дигән итеп яшәп була, җир эше безне канга сеңгән инде, тик торуны яратмыйм – ди ул.

“Бер булганнан гел була”, – диләр бит. Валерий Гончаров – тырыш, уңган гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Зинаида белән ике малай тәрбияләп үстергәннәр алар. Максим да, Александр да әтиләре, бабалары кебек үк техника белән җенләнгән чын җир уллары. Кечкенәдән эш тәмен тоеп үскән егетләр комбайн иярләп, урак чорында алдынгылыкны бирмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев