Очрашу. Авылым минем.Зирекле Елга авылына – 105 яшь
Әйе кайчандыр гөрләп торган Зирекле Елга авылы яшәсә һәм югалган авыллар исемлегенә кермәсә, аңа быел 105 яшь тулган булыр иде. “Югалган” ярлыгы тагылып, 4 дистә ел узып китсә дә авылның язмышы өчен борчылып, аның кешеләренең якты рухын онытмыйча искә алып торучылар булганда ул онытылмый, яши. Зирекле Елга авылында үскән “балалар” ел саен очрашып, хатирәләрен уртаклашып торалар.
Әйе кайчандыр гөрләп торган Зирекле Елга авылы яшәсә һәм югалган авыллар исемлегенә кермәсә, аңа быел 105 яшь тулган булыр иде. “Югалган” ярлыгы тагылып, 4 дистә ел узып китсә дә авылның язмышы өчен борчылып, аның кешеләренең якты рухын онытмыйча искә алып торучылар булганда ул онытылмый, яши. Зирекле Елга авылында үскән “балалар” ел саен очрашып, хатирәләрен уртаклашып торалар.
Төп нигезне, әти-әниләр йорты, авылларны саклап калу – бик изге эш. Мондый очрашулар бик кирәк. Ул яшәртә, күңелне җылыта, гомерне озынайта. Мин шәхсән үзем һәр елны бирегә киләм, үземә нинди дә булса яхшы энергия алам. Шулай бердәм булып, бергәләп җыелуыгызга, бабаларыгыз, әти-әниләрегезнең мирасын саклавыгызга сокланам һәм гаҗәпләнәм дә. Рәхмәт чакырганыгыз өчен, – диде район советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева.
Авылыбыз таркалса да, безнең әле балачак җылысын саклаучы якты, җылы, ямьле йортыбыз бар. Туган йортыбызны кече сеңлебез Гамбария һәм аның тормыш иптәше Валерий Тимиряевлар гаиләсе әнә шулай кадерләп саклыйлар, яңартып торалар. Бу ак йортыбыз безне генә түгел, авылдашларыбызны да үзенә сыендыра. Ел саен җәйнең иң күңелле вакытында җыелып, табыннар корып, рәхәтләнеп бер очрашабыз, истәлекләребезне дә, кайгыларыбызны да уртаклашабыз. Бик зур рәхмәт сеңелкәшебезгә һәм аның гаиләсенә. Килгән кунаклар да ак көнләшү белән: “Сезнең ихатагыз, өегез бар. Сез бик бәхетле”, – диләр. Рәхмәтләрен әйтәләр. Табынны да без элеккечә: әниләребез пешергән ак күмәч, тәбикмәк, кызыл чөгендер катыгы, урамалар белән әзерлибез. Авылыбызга нигезне дә бабабыз Әхмәтша, күршебез Харрас, Хәмзә бабайлар салганнар. Авылыбыз гөрләп торды. Монда 1-2 балалы йорт юк иде. Һәр йортта 5-6 бала булды. Безнең чор – иң күп балалар туган чор ул. Халык та тырыш, бердәм, дус булган. Төзегәннәр, ныгытканнар, тырышканнар. Аларның эше югалырга тиеш түгел. Ничек инде менә шуларны онытырга мөмкин. Юк авыл онытылмаска, буыннардан буыннарга күчеп сакланырга тиеш. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез безгә рәнҗеп ятмасыннар! Моның өчен кулдан килгәнне эшләргә кирәк. Авылдашларыбыз бүген дә бер-берсе белән дус, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. Җыелабыз, үзара ярдәмләшеп, аралашып, хәлләребезне белешеп, күчтәнәчләр белән мәтрүшкәле чәйләр эчәбез. Алга таба да очрашырга язсын! Юбилеең белән, авылым! – ди очрашуны төп оештыручыларның берсе Рәмзия Касыйм кызы Әхмәтшина.
Ул көнне балачак истәлекләрен яңартучы авылдашлар күп булды.
Бала чагыбыз шушы авылда узды. Безнең авыл халкы бик тату һәм бердәм булды. Күп эшләрне бергәләп башкара идек. Шушы авыл, аның кешеләре безне тәрбияләделәр. Без дә аларның йөзенә тап төшерергә тырышмыйбыз – ди авылның иң өлкән кешесе, үз авылын китапларда яңарткан Илдус Шаматов.
Бәйрәм әнә шулай кичкәчә дәвам итте. Юк, гадәти очрашу, бәйрәм генә түгел бу, ә авылның, ата-бабаларның бай мирасын киләчәк буыннарга җиткерү, ата-бабалар рухына дога. Бәйрәм үз авылы, аның тарихы өчен җанатарларны да үзенә чакырды. Алар арасында шәҗәрәләр язу остасы Мирфаяз Солтанов, Флера ханым Исламоваларның да булуы шул хакта сөйли иде. Мондый кешеләр булганда авыллар онытылмас!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев