Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТУГАН ЯК ТАРИХЫ

Геройлар янәшәдә

Кешеләр хәтере теләсә кайсы рәсми документлардан да көчлерәк.

   “Маяк” газетасы редакциясендә танылган тарихчы, галим, академик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, ТР “Татар төбәкне өйрәнү җәмгыяте” региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борханов белән очрашу узды Галим татар төбәкчеләренең Беларусь Республикасындагы сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе составында фәнни-эзләнү төркеменең эшчәнлеге турында сөйләде. Галимнәр татар халкының Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына керткән өлешен өйрәнделәр. Аерым игътибар армия генералы А.И. Антоновка бирелде, аның хөрмәтенә Гродно тарихи-археологик музеенда күргәзмә оештырылган.1941–1945 елларда сугышта һәлак булган татар хәрбиләренең җирләнү урыннары турында мәгълүматлар туплау – экспедициянең мөһим табышы. Бу материаллар өстендә төбәкне өйрәнүчеләр һәм галимнәргә эшләргә кирәк әле, әмма Витебск өлкәсе буенча бик күп материаллар җыелган, хәтта тематик җыентык бастырып булыр иде.

 Шулай ук Азнакай районы белән 15 елдан артык хезмәттәшлек иткән Ивье районы җитәкчелеге белән очрашу узган. Алар мәдәният-сәнгать  өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне тагын да арттыру турында сөйләшкәннәр, бер-берсенә китаплар һәм фәнни басмалар бүләк иткәннәр. .

   Кешеләр хәтере теләсә кайсы рәсми документлардан да көчлерәк. Күп кенә геройлар матбугат  басмалары аркылы танылды. Әмма әле күпмесе тарих күләгәсендә кала.

Немец әсирлеген үз җилкәсендә татыган, сугыштан соңгы тикшерүләр вакытында авыр сынаулардан үткән Брест ныгытмасының соңгы сакчысы Петр Михайлович Гавриловның татар булуы турында белүче булдымы икән? Хәзер аның хөрмәтенә Питрәч районы Әлбәдән (Альвидино) авылында ел саен хәрби уеннар үткәрелә, Брест шәһәре гарнизон зиратында аның кабере янына аның батырлыгын хөрмәтләүчеләр һәм туристлар җыела.

 Альберт Әхмәтҗанович Татарстанда Муса Җәлил иҗатын мәңгеләштерүгә багышланган хәтер чаралар үткәрүнең мөһимлеге, аларны тагы да арттырырга кирәклеге турында сөйләде.

 “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылары архив документлары һәм фотосурәтләр белән таныштылар, таныш фамилияләргә, данлы ватандашларыбызның йөзләренә игътибар иттеләр.

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Марсель Гарипов данлыклы якташыбыз  генерал Фәтыйх Булатов турында сөйләде, аны районда хөрмәтләүләрен әйтеп узды.
Журналист, матбугат ветераны Насимә Камалиева да үз хатирәләрен уртаклашты:


– Михаил Девятаев еш кына безнең мәктәпкә килә, үзенең һәм фронтташларының батырлыклары турында сөйли иде. Ул киң күңелле һәм көчле рухлы чын Герой иде!

“Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов мөһим сөйләшүдә катнашып, үз фикерләрен белдергән һәркемгә ихлас рәхмәтләрен белдерде:


– Сез игелекле эш башкарасыз. Сезнең фидакарьлегегез нәтиҗәсендә без геройларыбыз турында якты хатирәләрне саклап, киләчәк буыннарга тапшыра алабыз.

 Галим Альберт Борханов исә үз чиратында туган якны өйрәнүгә зур өлеш керткән, каһарманнарыбызның батырлыгын данлаган өчен район җитәкчелегенә дә рәхмәтен белдерде. Азнакайда төбәкне өйрәнүчеләрнең хезмәтенә уңай бәя бирде.

   Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышында төбәкне өйрәнү мәсьәләләре хакында  да сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев