Балтач авылы тарихын барлый
Азнакай районы Балтач китапханәсендә авыл тарихы китабы чыгару ниятендә төбәкчеләр фәнни-гамәли конференция уздырды.
Чараны мөхтәсибәт вәкиле, Әсәй саласы имам-хатибы Рәфис хаҗи Коръән аятьләре укып, дога кылып ачты. Авыл җирлеге башлыгы Линар Хәбипов катнашучыларга тәбрикләү сүзен җиткерде. Конференция модераторы язучы-тарихчы, Петр 1 фән һәм сәнгат академиясе хакыйккый әгъзасы Марсель Гарипов «Тәүге авыл исеме — Кыпчак», «Репрессия корбаннары» темалары буенча үзенең эзләнүләр докладын ясады.
Тарих белән төпле итеп кызыксынучы җитәкче Линар Хәбипов авыл халкының үткәне, үзенең истә калган вакыйгалары турында мавыгып сөйләде.
Балтач мәхәлләсе имамы Әнис хаҗи Абдуллин мәчет тарихы турында мәгълүмат бирде. Халыкны дингә тартуда үз көчләрен куйган әһелләрнең исемнәрен әйтеп үтте. Хәсән хаҗи Юсупов исә, авылдан хаҗ сәфәре кылучы дүрт кеше исемнәрен атады.
Гөлфия Абдуллина (Хәбипова) зур санлы Хәбиповлар нәселенең шәҗәрәсен төзү юллары белән таныштырды. Шәҗәрәгә аңлатма рәвешендә Хәбиповлар турында сөйләп, үз язмасын китапка тәкъдим итте. Шулай ук Г.Л.Абдуллина башлангыч мәктәп турында язма әзерләвен сөйләде. Анда укыткан бик күп кенә укытучылар һәм төрле елларда белем алган укучылар турында истәлекләр туплавы, фотосурәтләр җыйнавы турында әйтте.
Ветеран-мөгаллимә Гөлсирин Бәдретдинова үзенең әби-бабалары турында мәгълүмат туплый башлавын, үз нәселеннән мөгаллимнәр династиясен барлавын сөйләп үтте. Арада фән докторы, профессор Дания Сәлимова да бар. Ул китапка кертү өчен «Балтачтагы балачак» хәтирәсен тәкъдим иткән.
Колхоз тарихы буенча, үзе дә бик күп еллар күмәк хуҗалык рәисе булган, Габдрахман Убайдуллаев кыйммәтле мәгълүмат бирде. Үзе белән эшләгән кайбер хезмәткәрләр турында аерым язмалар әзерләвен белдерде.
Балтач авылы үзенең кәренекле кешеләре белән дан казана. Шуларның берсе — Башкортстанның атказанган хезмәткәре, РСФСР Югары Советы депутаты Хәкимова Шәмсия Һади кызы турында туганы Хәкимов Илгиз мәгълүмат бирде.
Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлфирә Исламова җыентыкка узенең язмасын һәмдә элеккеге колхоз рәисе, шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең Балтач авылы турында язылган әсәрен тәкъдим итте. Шулай ук оста каләм иясе Халидә Галимованың «Йөрәктәге сагыш» шигыре кабул ителде.
Конференциядә читтән торып та катнашучылар да булды. Татшуган авылыннан төбәкче Шайхулова Рузилә Мөдәрис кызы 18 нче гасырда Балтач авылы мәчете мулласы булган Габделкәрим Мостфинның шәҗәрәсен җибәрде.
Фән кандидаты, билгеле төбәкче Солтанов Мирфаяз Мирхаҗиян улы Балтач мәчетендә заманында күренекле дин әһелләре хезмәт куйганы турындагы мәгълүмате белән уртаклашты.
Конференциядә төп докладлар тәмамланганнан соң, китап эчтәлеге турында фикер алышу, тарихи киңәшләшү булды. Үзләренең фикерләре, карашлары белән Сәпәй саласында яшәүче татар мәтбугатының күренекле журналисты Әсгат ага Сәгыйтдинов, Әсәй авылы имам-хатибы Рәфис хаҗи Мөхәммәтов һәм башкалар уртаклаштылар.
Фәнни-гамәли конференция ктапханәдә бик җылы атмосферада узды һәм бай эчтәлекле булды. Очрашуны Әнис хәзрәт Абдуллин дога белән тәмамлады.
Чарада катнашучы мөселманнар соңыннан Балтач мәчетенә Өйлә намазына юнәлделәр.
Китапханә мөдире Гүзәлия Хәбипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев