Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТОРМЫШ ХӘЛЛӘРЕ

Соңгы герой

Мәскәүләрдән калышмыйк әле дип, безнекеләр дә «Соңгы герой» маҗараларын оештырырга булдылар. Тик океан эчендәге оҗмах утрауларында түгел, күтәрәмгә калган татар авылында барды вакыйга.

Күмәк хуҗалыкта таякка таянган карт-корыдан ары бер эшләрдәй кешесе калмагач, ничарадан бичара булып, колхоз рәисе иң түзем, иң чыдам "геройлар"га үзенең бер еллык хезмәт хакын вәгъдә итте.


Авыл тормышын саф һава, көмеш чишмә суы һәм куе каймак кебек рәхәтлекләр дип күзаллаган шәһәрнекеләр олы акчага өметләнеп һәм аны күктән яңгыр урынына ява дип уйлап, авылга агылдылар.


Колхоз рәисе бер өер халыкны иң беренче сынау – терлек утарларында тау кебек өелгән тиресне сәнәк белән чистартырга фермага алып китте. Эчкә керергә батырчылык иткәннәрнең бер ише борыннарын тотып чыгып качты, чыгарга өлгерә алмаганнары шунда һушларын җуеп егылдылар.


Беренче сынауны үтүчеләрне чөгендер эшкәртергә алып киттеләр. Тәпкенең кайсы башыннан тотарга икәнен дә белмәгән "геройлар" алабута белән билчән баскан чөгендер кырына карап, алда нинди газаплар көтәсен күз алдына да китерә алмый иделәр. Хәлсезрәкләрен кояш сукты, хәллерәкләр ачудан калганнарын тәпке белән сугып екты. Кичкә бичаралар менә ишеләм, менә җимереләм дип торган клуб идәненә кайтып аудылар. Салам түшәк мамык түшәктән дә йомшак тоелды аларга.


Иртән колхоз рәисе клубка килсә, бармак белән санарлык кына кеше калган.

 

Башкалар кайда? – дип сорап та тормады.

 

– Җәяүләп качканнар бит, әй! – дип шаккатты.


"Геройлар"ны ындыр табагында ашлык чистарту көтә иде. Амбар эчендә нидер гөрелди, дөмберди, кара тузан купкан. Бу тәмугътан чыгучылар сафы тагын да сирәгәйде.


Соңгы сынау ашханә булды. Ашый алмаганнар ачка үлгәнче дип калаларына сыпырттылар, ашаганнарны икенче көнне ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаттылар. Бары тик бер егет кенә берни булмагандай авызын ерып, үз аягында басып тора иде.


– Нигә шулай шатланасың? – дип сорады колхоз рәисе төксе генә.


– Һе, соңгы герой булып калдым түгелме соң?


– Калсаң – каласың инде! Әнә сиңа торыр урын, эшләр белән яхшы таныштың, безнең күңел киң, – диде рәис исе дә китми.


– Туктагыз әле, ә приз?


– Приз?! Анысын инде хезмәт хакы булгач бирермен.


– Кайчан булачак соң ул?


– Кызыл кар яугач! Мин өч ел көтәм инде әзрәк хуҗалыкка табыш кермәсме дип, сиңа да бераз көтәргә туры килер. Әйдә, эшне өр-яңадан фермадан башлыйбыз, – дип колхоз рәисе борылган гына иде, "соңгы герой"дан ул арада җилләр искән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев