Татарстанның Мамадыш районында котыру авыруы буенча карантин кертелде
ТАТАРСТАНДА

Татарстанның Мамадыш районында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Соколка авылы территориясендә котыру авыруы буенча карантин кертелде.

ТР Рәисенең тиешле указы рәсми хокукый актлар сайтында басылып чыкты. Авылдан 2 чакрым радиустагы территория дә терлекләр котыру авыруы буенча имин булмаган пункт дип игълан ителде.

Территориягә хезмәт күрсәтүче персоналдан һәм территориядә яшәүче затлардан башка барысына да керү тыела. Карантин соңгы зарарланган хайванны суюдан яки юк итүдән соң 60 көн узгач гамәлдән чыгарылырга мөмкин.


Нет комментариев