Татарстанда үзмәшгульләр: булачак пенсия турында ничек кайгыртырга?
Татарстанда Социаль түгел, ә тулы иминият пенсиясен алу өчен лаеклы ялга чыккан вакытка кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга һәм кимендә 30 пенсия баллы тупларга кирәк.
Әмма үзмәшгуль булып эшләүчеләрдә мөһим сорау туа: бу чор иминият стажында исәпкә алынамы?
Кызганычка каршы, үзмәшгуль статуста эшләү вакыты булачак пенсия өчен иминият стажына автомат рәвештә кертелми. Бу үзмәшгуль гражданнарның закон буенча пенсия системасына иминият кертемнәрен түләргә тиеш булмаулары белән бәйле.
Шуңа да карамастан, булачак пенсияң турында кайгыртырга мөмкин һәм кирәк тә. Моның өчен ирекле пенсия иминияте программасы бар. Аңа турыдан-туры «Минем салым» мобиль кушымтасы аша тоташырга мөмкин, Россия Социаль фонды белән тиешле шартнамә рәсмиләштереп.
Бу юлны сайлап, үзмәшгуль гражданин иминият кертемнәрен мөстәкыйль түли башлый. Шуның нәтиҗәсендә аның эшчәнлек чоры рәсми рәвештә исәпкә алыначак һәм аның шәхси счетына, булачак түләүләрне формалаштырып, пенсия баллары өстәләчәк. Бу эшнең сыгылмалы форматын саклап, үзеңә лаеклы пенсия тәэмин итүнең гади һәм аңлаешлы ысулы.
Источник «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев