Татарстанда бәйрәм чараларына 144 меңгә якын кеше килгән
Җәмәгать тәртибен саклауга Казан махсус моторлаштырылган полкы хәрбиләре, ОМОН сугышчылары һәм Росгвардия территориаль идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре җәлеп ителде.
Казанда Яңа елны каршылауның иң популяр урыны «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршы шәһәрчеге булды, анда 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 67 меңнән артык кеше һәм шәһәр кунаклары булды.
Бәйрәм алдыннан массакүләм ял итү урыннары куркыныч предметларны ачыкларга өйрәтелгән хезмәт этләрен кулланып саперлар тарафыннан тикшерелде.
Росгвардиянең лицензияле рөхсәт бирү эше бүлекчәләре хезмәткәрләре чаралар уздыру мәйданчыкларында катнашкан шәхси сак оешмалары хезмәткәрләренең әзерлеген тикшерделәр.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев