Татарстанда «Акча атнасы» йомгаклары
«Акча атнасы» кысаларында ТР халкы банкларга гомуми суммасы 5 миллион сумнан артык вак акча китерде. Бу хакта Россия банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанлылар барлык номиналдагы тәңкәләрне алып килгән, әмма банкларга еш кына сумлык һәм ун сумлык вак акчалар тапшырылган.
«Бу әйләнештә тиешле күләмдә алмаш акчаны саклап калырга һәм өстәмә тәңкәләр сугуга чыгымнарны киметергә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ ДУ Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Акча атнасы – акция барышында банклар акчаларны комиссиясез банкнотларга алыштыралар яки китерелгән сумманы банк счетына салалар. 2025 елда «Акча атнасы» 22 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр узды.
Авторы: Алексей Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев