Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТАРСТАНДА

Шифаханәдә түләүсез дәвалану: Татарстанда кемгә тиеш

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре дәүләт хисабына шифаханә-курорт дәвалануы алырга мөмкин.

Түләүсез шифаханәдә дәвалану социаль хезмәтләрнең федераль җыелмасы кысаларында медицина күрсәткечләре буенча бирелә.

Кемнең бушлай юлламага хокукы бар

Санатор юлламасын алуга гражданнарның түбәндәге категорияләре дәгъва итә ала:

  • хәрби хәрәкәтләр чорында статус алган инвалидлар;
  • Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
  • Бөек Ватан сугышы елларында хәрби объектларда хезмәт иткән яисә эшләгән гражданнар;
  • сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары;
  • «Блокададагы Ленинградта яшәүче» һәм «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче»таныклыклары ияләре;
  • бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары;
  • инвалид кешеләр, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар;
  • Чернобыль АЭСындагы һәлакәт, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә зыян күргән затлар.
  • Озата баручы зат өчен путевка

18 яшькә кадәрге инвалид балага яки I төркем инвалид гражданинга шифаханәдә дәвалану таләп ителгән очракта озатып йөрүченең түләүсез торуы каралган.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев