Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТАРСТАНДА

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры белән очрашты

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында республика җитәкчесенең эш кабинетында узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Яклар төбәкнең 2025 ел нәтиҗәләре буенча икътисадый күрсәткечләргә ирешүе, тулаем алганда икътисадны алга таба үстерү, барлык бюджет йөкләмәләрен үтәү, шулай ук Татарстан территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Россия Федерациясе Финанс министры Казанга 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә катнашу өчен килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев