Казанда 2026 елның 1 гыйнварыннан метрода йөрү һәм багаж ташу бәяләре үзгәрәчәк
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Казанда метрополитен хезмәтләренә яңа тарифлар раслады.
Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган билет сатып алганда бер тапкыр йөрү бәясе 46 сум тәшкил итәчәк, ә 100 сәфәргә транспорт картасы белән түләгәндә – 36 сум. Кул йөген билгеләнгән нормалардан тыш ташуга Тариф шулай ук 46 сум тәшкил итәчәк.
Юл йөрү өчен акча һәм банк картасы белән дә, транспорт картасы яки QR-код кулланып та түләргә мөмкин. Кул йөген нормадан артыграк ташу юл бәясеннән аерым түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев