Декабрьдә Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ике тапкыр хезмәт хакы алачак.
Бу быел 12 көн дәвам итәчәк озын Яңа ел каникуллары белән бәйле.
Гадәттә ноябрь өчен хезмәт хакын хезмәткәрләр декабрь башында ала. Ә менә декабрь өчен түләү гыйнварда килергә тиеш. Әмма гыйнварның беренче 11 көне-ял көннәре булганга күрә, гадәттә бу чорда акчаларны вакытыннан алда — 30 декабрьдән дә соңга калмыйча исәпләргә тиешләр.
Шулай итеп, кайбер эшчеләрнең декабрь азагында берьюлы ике хезмәт хакы күчә: ноябрь һәм декабрь өчен. Айның 12 сеннән соң акча алучылар графикта бернинди үзгәрешләр дә күрмәячәк.
Источник: «Татар-Информ».
Нет комментариев