Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бюджет өлкәсенең Бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмалары хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмен арттыру турында карарны раслады.
Тиешле документ Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Карар нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан мондый оешмалар җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы арттырылачак. Республиканың муниципаль берәмлекләрендә бюджет өлкәсенең аерым оешмасы структур бүлекчәсе җитәкчесе сәркатибенең оклады күләме 16 928 сум (индексацияне 1,1 мәртәбә исәпкә алып) итеп билгеләнгән.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев