Биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты 90 чана һәм кар машинасы алды
Татарстанда ТР Дәүләт комитетының мотопаркын яңарттылар: ведомство 74 кар машинасы һәм 16 чана алды.
Мототехниканы биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды.
"Республика җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Ышанам ки, техника таләпләргә туры китереп дөрес кулланылачак, нәтиҗәләребезне яхшыртып, нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшләячәк», – дип белдерде ул.
Яңа чаналар һәм кар машиналары уникаль табигый территорияләрне һәм анда яшәүчеләрне ышанычлырак якларга, популяцияләрне саклау һәм яңадан торгызу, аларның санын мониторинглау, шулай ук хокук бозучылар белән көрәш буенча бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Баулы районы буенча дәүләт комитетының район бүлеге начальнигы Азат Миназов, хезмәткәрләр көн саен махсус саклана торган табигать территорияләрен, һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрен һәм су объектларын патрульләргә чыгалар, дип билгеләп үтте. «Республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт», – дип өстәде ул.
Фото: пресс-служба Госкомитета РТ по биоресурсам
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев