Татарстанда «Педагогка торак сертификаты» гранты булдырылды. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР хокукый актлары сайтында бастырылды.
Грант күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Ел саен ул 50 яшькә кадәрге һәм кимендә 3 ел эш тәҗрибәсе булган 300 укытучыга яки тәрбиячегә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм грант бирелгәннән соң 5 ел Татарстан мәгариф учреждениеләрендә эшләү мәҗбүри.
Грант алучыларны чират тәртибендә кирәкле таләпләргә туры килүчеләрдән сайлап алачаклар. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Нет комментариев