Үзебезнең сыр белән майга җитәме соң
"Мәктәп туклануы комбинаты" ААҖ филиалы булган "Азнакай сөте" заводының "Крестьянское" мае һәм "Голландский" сыры "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүе" бәйгесендә узган ел беренче дәрәҗә дипломантлар булдылар һәм Россиянең 100 иң яхшы товарлары исемлегенә кертелделәр.
Бу Азнакай җирлегендә җитештерелүче сыр белән май өчен бирелгән бүләкләрнең беренчесе генә түгел....