Ятимлектә үткән сабый чак
Бу язмамны әтиләре сугышта үлеп калган, күп газаплар кичергән, гомер буе кимсенеп яшәгән меңәрләгән ятим авыл балаларына багышлыйм.
Әтиебезгә 1942 елның гыйнварында фронтка повестка килде. Аларны башта сугыш серләренә өйрәтергә Суслонгерга урнаштыралар. Яшәү өчен шартлар гаять начар булган бу лагерь турында матбугатта шактый язылды, биредә совет властена астыртын рәвештә зыян...