Яралылар гомере өчен көрәшкән
Яшьлеге әле чәчәк кенә аткан чак. Мәлбагыш кызы Фатыйма Хәйдәрованың Казанда шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлап, туган авылында эшләп йөргән мәле. Әмма... яшьлекнең матур хыялларына сугыш балта чаба.
Аны 1941 елның июлендә үк хәрби хезмәткә чакыралар. Бөгелмәдә эвакуация госпиталендә эшли башлый. Көтмәгәндә үзе дә чирләп китә һәм 1943 елның апрелендә дәваланырга...