Яралы солдатның җан җылысы җитәрлек
Сәмигулла Хәбибуллин 1924 елның 3 июлендә Югары Стәрле авылында дөньяга килә. Тормышның бөтен авырлыгын татырга туры килә аңа, үзләре турында кайгыртырга, елап утырырга, төшенкелеккә бирелергә вакытлары булмаган ул чордагы халыкның.
Сәмигулла 1942 елда, 18 яше тулгач, сугышка китә. Аның анда күргән-кичергәннәрен бик сөйлисе килми. Аның каравы, күрсәткән батырлыкларын хәрби бүләкләре...