Яңа Юлда булган янгын укытучы Әлфия Галиеваның гаиләсен йортсыз калдырган
Чатнама суыкларның тәэсире бардыр: районыбызда янгыннар көчәеп китте. Соңгы көннәрдә генә Илбәк авылы һәм Яңа Юл бистәсе, Кәтем авылы шәхси хуҗалыкларында көчле янгыннар булды.
Яңа Юл бистәсендә ике катлы йорт тулысынча янып беткән. Хуҗалар өйдә булмаган, күршеләре йорт ныклап яна башлагач кына күреп алып, янгын бүлегенә хәбәр итәләр. 24 нче...