Йә дәүләт теле, йә туган тел
Татарстанда "Россия Федерациясе халыклары телләре турында"гы Федераль законга төзәтмәләр тискәре бәя алды. Закон проектына каршы булучылар үзгәрешләр милли телләрнең статусын киметә, дип саный. Әйтик, аның аркасында республика мәктәпләрендә рус теле белән чагыштырганда татар теле дәресләре кимергә мөмкин.
Татарстан парламентарийлары закон проектына карата дәгъваларын республика Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм...