Ул иленә хезмәт итте
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыенганда, күптән түгел безнең өчен бик кадерле кешебез - әтиебез, бабабыз, әниебезнең гомерлек терәк-таянычы булган әтиебезне югалттык.
Хәсәншин Мөбарәк Гәрәй улы озак еллар Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләде. Аның фидакарь хезмәте күпсанлы хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнде.
Әтиебез бу якты дөньядан кисәк кенә, безне -...