Казанда Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәмдә Азнакайдан 55 педагог та катнашты
Дүшәмбе көнне Казанның "Баскет-холл"ында Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәм узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов педагогларны республиканың көчле интеллектуаль потенциалы дип атады һәм мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсүен билгеләп үтте. Әлеге тантанада районыбыздан 55 педагог та катнашты.
http://www.tatar-inform.ru/news/2014/10/06/425518/