Укучылар һәм оешма җитәкчеләре Актүбә бистәсенең экологик мәсьәләләрен тикшерде
ТРда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан "Развитие" Балалар иҗаты үзәгендә "Актүбәдә ЭКО проблемалары" темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.
Анда бистә мәктәпләренең иҗат үзәгендә "Лидерлык нигезләре" программасы буенча шөгыльләнүче 9-11 сыйныф укучылары һәм Актүбә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Мөхәммәтҗанов, идарә итү компаниясе директоры И.Гәрәев, "Жилкомсервис", "МУП" ҖЧҖ...